Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Зур Аксу авылында яшәүче Александра Никонорова 95 яшьлеген каршылады

10 бала үстергән хөрмәтле Ана

Зур Аксу авылында яшәүче Александра Никонорова да шушы көннәрдә олы юбилеен - 95 яшьлеген каршылады.

Юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов килделәр. Кунаклар чәчәкләр, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Хәерле гомер еллары теләделәр һәм киләсе 100 еллык юбилейда очрашырга килештеләр.

Олы,  шатлыклы вакыйганы  билгеләп үтәргә туганнары, якыннары да җыелган иде юбилярның.

Александра Егоровна Никонорова 1926 елның 18 августында  Зур Аксу авылында туа. Әнисе аңа  6 яшь булганда вафат була, әтисен бөтенләй  хәтерләми. Әбисе һәм бабасы тәрбиясендә үсә ул.  Кечкенәдән үк, колхозда эшли башлый, белем алу исә ул елларда  хыял гына булып кала.

Реклама

1946 елда авылдашы Василий Никоноровка кияүгә чыга. Тату гаиләдә 10 туа.

Язмыш авырлыклары белән аны күп сыный. Тормыш иптәше иртә, 1970 елда ук вафат була. Үз гомерендә Александра Егоровна  5 йорт җиткезә, шуның икесе яна. Бүгенге көндә ул 2006 елда яңадан үзе җиткезгән өендә ялгызы гына яши.

Юбиляр гаилә кыйммәтләрен ныгытуда һәм аналарның социаль әһәмиятен арттыруда күрсәткән хезмәтләре өчен хөкүмәт  бүләге – “Ана даны” медаленең I,  II һәм III дәрәҗәләренә ия. Моннан тыш, тыл ветераны Бөек Ватан сугышының юбилей медальләренә лаек һәм хезмәт ветераны исемен лаеклы  йөртә.

Юбиляр үзенә күрсәткән хөрмәт өчен олы рәхмәтләрен әйтте, изге теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев