Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Задур башлангыч мәктәбендә беренче кыңгырау

Задурның кечкенә авыл икәнлеген башлангыч мәктәпкә укырга килүче өч баладан да чамалап була. Аларның өчесе дә икенче сыйныф укучылары, башка сыйныфларда укучылар юк. Һәм мәктәптә бердәнбер укытучы - Сиринә Җалалтдинова.

Мәктәп директоры да, мәктәптәге иҗтимагый эшләрне алып баручы да ул. Һәм моны аңлаган әти-әниләр дә аңа Белем көнендә дулкынлану аша рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ә балалар! Шундый җитезләр һәм тереләр! Кычкырып исәнләшәләр, тартынусыз, оялусыз җырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр-замана балалары, бер сүз белән әйткәндә. Шатландырганы исә әниләрнең мәктәпкә тагын да кечерәк балаларын алып килүләре иде. Димәк, алдагы елларда мәктәптә укучылар булачак әле.

Задурда үткән Белем көне күңелдә рәхәтлек тойгылары уятты. Мондагылар туганнарча яшиләр, аз санлы булулары аларны бердәм һәм бер-берсе белән тагын да дус-тату итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беренче кыңгырау