Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Юллар төзүне дәвам итәргә кирәк”,- ди Иске Кәкерле авылы халкы

Кайбер эшләр пандемия аркасында тоткарланып торган.


Бүген Иске Кәкерле авылы җирлегендә үткән гражданнар җыены Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов, район оншмалары җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашында узды. Агымдагы елның беренче өлешендә башкарылган эшләр турында әлеге җирлек башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Наил Исхаков чыгышы тыңланды.

Бүген Иске Кәкерле авылын үсеш юлында дип әйтерлек ныклы нигез бар. Моннан 10 – 15 ел электәге белән чагыштырганда авылның йөзе танымаслык булып үзгәрде. Кешеләрнең тормыш хәле, көн – күреше шәһәрнекеннән һич тә ким түгел. Һәр авыл кешесен юл проблемасы борчый. Иске Кәкерле авылында да моны чишү буенча күп эшләр башкарылды һәм алга таба да бу юнәлештә зур эшләр билгеләнгән. Авыл халкы тарафыннан да үз җирлекләрен заманча төзек итеп күрү кайгыртучанлыгы сизелеп тора. Әнә үзсалымны да 500 әр сумнан җыйганнар.

Дәүләт аларга ике миллион сумнан артык акча кайтарган. Кайсы урам юлына күпме таш кирәк кирәклеге дә билгеле, җирлектә аны бергәләшеп хәл иткәннәр. Район башлыгы Марат Гафаров авылда барган эшләрне уңай бәяләде. Әлеге дә баягы кайбер эшләр пандемия аркасында тоткарланып торган. Тиздән Чувашиядәге Яманчурино карьерасыннан вак таш кайтарырга тотынмакчылар. Марат Ринатович залда утыручыларның сорауларына җаваплар да бирде. Иске Кәкерле халкының кәефе начар түгел, бүген бу иң мөһиме! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев