Үсәр урманнар шаулап
Ел саен Татарстанда язын һәм көзен «Урман утырту көне» акциясе игълан ителә. Бу чара 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Әлеге акциянең максаты - урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә.
2011 елда игълан ителгән Халыкара урманнар елы уңаеннан "Урман утырту көне" акциясе кысаларында республикада 700 гектардан артык мәйданда 2 миллион төп агач һәм куак утыртылган, чарада 30 меңнән артык татарстанлы катнашкан булса, бүген инде катнашучыларның саны 1 миллионнан артып киткән, 3000 гектар мәйданда барлыгы 15 миллион төптән артык төрле агач утыртылган.
Сүз дә юк, агачлар күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра. Октябрь башында игълан ителгән чираттагы әлеге акция кысаларында районда да урман полосалары сизелерлек артты, дип әйтә алабыз. Әлеге эшкә һәрбер авыл җирлеге, оешма-предприятие хезмәткәрләре үз өлешен кертә.
Бу көннәрдә авыл җирлегендә әйтерсең лә игелекле эшләр айлыгы бара, яхшы хәбәрләре белән сөендереп кенә торалар. Кече Чынлы авылы җирлеге башлыгы Энсар Хәкимов та бу уңайдан эшләнгән эшләрен барлап үтте. Барлыгы 80 гә якын үсенте утыртканнар алар, әлеге эштә бик теләп авыл җирлеге, китапханәчеләр, медицина хезмәткәрләре, мәктәп коллективы һәм укучылар да катнашкан. Башлыча, нарат, миләш үсентеләре утыртканнар.
Шланга авылында да яшь үсенте утырту эшләре тулы куәтенә бара. Анда мәктәп, авыл җирлеге бинасы территориясенә каеннар, миләшләр, һ.б. агач үсентеләре утыртылган.
- Бу - саваплы эш. Мондый чараларның ел саен үткәрелүе куанычлы һәм без анда зур канәгатьлек белән катнашабыз,-ди Иске Шәйморза авылы җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров.
Изге эштән район ветераннар советы да читтә калмаган. Өлкәннәр, хәтта үзләренең аллеяларын да булдырганнар.
Район Башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә 6766 төп агач һәм куак утыртылган. Нигездә, район территориясен киләчәктә миләш, чыршы, юкә, шомырт, каен һ.б. агачлар бизәп торачак. Чара әле 31 октябрьгә кадәр дәвам итә, анда теләге булган һәркем катнаша һәм үзеннән соң, киләчәккә истәлек калдыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев