Урак алдынгылары мактау тактасында яңа исем
Игенчеләрнең ярыш күрсәткечләре сәгатьләп үзгәрә. Үткән атнада беренче урынны "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы комбайнчысы Валерий Храмов яуласа, бу якшәмбегә җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте игенчесе Илдус Җәмдиханов алга чыкты.
Элек елларда ул шушы ук хуҗалыкта шофер, автомеханик булып эшләгән иде. 2013 елда уракта катнашырга теләк белдергәч, хаҗалык җитәкчелеге аңа яңа кайткан "Тукано" кыр корабын тапшыра һәм ялгышмый да. Үзенә беркетелгән техниканы саклап эш итүе нәтиҗәсендә ярышның алгы сафына чыкты. Урак батырының очраклы гына җиңүе түгел бу. Элек елларда да Илдус Җәмдиханов берничә мәртәбә район чемпионы исемен яулаган иде. Район җитәкчеләре тәкъдиме белән ул "Туган як" район газетасы битендә оештырылган мактау тактасына кертелде. Хезмәт батырына уңшлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев