Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Җылы йорт» приютында тәрбияләнүчеләр ЗАГС бүлегендә булдылар

Очрашу азагында балаларны никахлашу залына алып керделәр. Алар анда күп еллар законлы никахта яшәгән юбилярларның, шулай ук, яшь парларның стендтагы фотоларын карадылар.

«Җылы йорт» приютында тәрбияләнүчеләр Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә булдылар. Алар анда гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлә, архивның ничек формалашуы, никах төзүнең шартлары нинди булуы, үз фамилиясен, исемен яки әтисенең исемен үзгәртергә теләүчеләргә нәрсәләр эшлщргщ кирәклекне, ата хокукын билгеләү һәм уллыкка арасында нинди аерма барлыгын белделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова балаларга актлар язмалары китабын күрсәтте. Һәрбер документны игътибар белән укырга кирәклеген аңлатты. 
Очрашу азагында балаларны никахлашу залына алып керделәр. Алар анда күп еллар законлы никахта яшәгән юбилярларның, шулай ук, яшь парларның стендтагы фотоларын карадылар.
Чарага Татарстан Республикасының Чүпрәле районында Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Роза Гафарова да килгән иде. Ул балаларны Пенсия фонды тарихы һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Әңгәмә барышында Роза Мөдәрис кызы балаларга Россиядә пенсия системасы: булачак пенсияне формалаштыру принциплары, аның күләменә йогынты ясый торган төп факторлар һәм картлык буенча иминият пенсиясе исәпләнә торган пенсия формуласы турында сөйләде. Ул, шул ук вакытта, балаларның игътибарын Пенсия фондының электрон сервисларына да юнәлтте. Белгәнегезчә, РПФ дәүләт хезмәтләренең күпчелеген бүген сайтта гражданның шәхси кабинеты аша алырга мөмкин www.pfrf.ru яисә бушлай PFR мобиль кушымтасы ярдәмендә. Роза Гафарова чарада катнашучыларга шуларны да аңлатты. Бүләккә "Булачак пенсия турында: уку һәм тормыш өчен" дигән белешмәлекләр дә таратты.
Балалар һәр чыгыш ясаучыны зур кызыксыну белән тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев