Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Үлемсез полк" акциясе 1000нән артык чүпрәлеләрне берләштерде

9 Май - Җиңү көнендә Бөтенроссия «Үлемсез полк» хәрби-патриотик акциясенә Чүпрәле районы халкы да кушылды.

Кояшлы 9 май көненең икенче яртысында узган әлеге акция үз юлын үзәк базар алдыннан башлап, район үзәгенә таба атлады. Маршны район башлыгы Александр Шадриков җитәкләде. Шулай ук, тыныч күк йөзе өчен канлы көрәштә гомерләрен биргән, сәламәтлекләрен югалткан тулы бер буынны искә алу максатыннан әлеге маршка район предприятие, оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре, район белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, укучылар һәм дә барлык теләүчеләр кушылды.

-«Үлемсез полк»ка кушылып, без халкыбызның бердәм булуын, ватандашларыбызны, райондашларыбызны, якыннарыбызны һәрвакыт истә тотуыбызны. Аларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын белдерәбез, шул рәвешле әлеге үрнәктә үсеп килүче яшь буынга да тәрбия бирәбез,-диде район башлыгы Александр Шадриков.

-Бәйрәмнәргә авылга кайткан идек. Әлеге акциядә катнашуыбыз да очраклы түгел. Бабабыз Хамит Мөшәрәпов 1942 елда сугышка алына, аны вафат булганлыгы турында 1943 елда ук хәбәр килә. Аның исеме Хәтер китабында бар, Ленинград шәһәрендә җирләнгәнлеге билгеле. Әбиебез бер кызы һәм әниебезгә көмәнле булып кала, башка күрешергә дә насыйп булмый. Бабабызның фронттан җибәрелгән нибары бер фотосы бар. Ул гаиләбез өчен бик кадерле, шуны зурайтып, акциягә чыктык. Якыннарыбызның даны мәңгелек һәм беркайчан да онытылмаячак,-ди Казан шәһәреннән Лилия Нуретдинова.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Үлемсез полк" акциясе