Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Уйлар төрле-төрле, максат бер

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең Чүпрәле җирлеге бүлеге конференциясе булып үтте. Конференция эшен район башлыгы, партиянең җирле бүлеге җитәкчесе Александр Шадриков ачты һәм алып барды. Чарада оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, партиянең авыллардагы бүлекчәләреннән делегатлар катнашты.

Конференция эшендә катнашучылар көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буларак, партиянең соңгы өч елдагы эшчәнлеге һәм күптән түгел генә узган сайлауларда партиянең роле турындагы доклад тыңладылар. Әлеге мәсьәлә буенча Аппарат җитәкчесе, сайлауларны уздыру буенча җаваплы Эмиль Әхмәтов чыгыш ясады.

Докладчы сүзләренә караганда, закон таләпләре кысаларында сайлау комиссияләре оештыруда һәм сайлауларда ачыклыкны тәэмин итүдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге керткән өлеш бәхәссез. Районда сайлауларның тәртип бозуларсыз, тавыш-гаугасыз узуы да райондашларның җирле хакимияткә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән курска тугрылыклы булулары һәм аларга ышанулары турында сөйли.

-Районның үсешкә йөз тотуын һәр чүпрәлеле күрә, таный. "Бердәм Россия" партиясенең район күләмендә 98,8 процент теләктәшлек алуы күп нәрсә турында сөйли. Партиялеләр дә моның асылын аңлыйлар. Максат-халык ышанычын аклау һәм районда тормыш дәрәҗәсенең сыйфаты үстерү бит, -диде Эмиль Әхмәтов, партиянең киләчәккә булган планнарына да ачыклык кертеп.

Конференциядә, шулай ук, партия уставы таләп иткәнчә, җирле бүлекнең сәяси советы составы да яңартылды. Сәяси советның, уставта билгеләгәнчә, 30 проценты партиянең авыллардагы җирле бүлекчәләре җитәкчеләреннән торырга тиеш. Партиянең Чүпрәле җирле бүлегендә исә бу күрсәткеч 36 процентны тәшкил итә. Бу юлысы да сәяси совет составына Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы, партиянең Иске Чокалы авылындагы бүлекчәсе җитәкчесе Рәмис Низаметдинов сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Бердәм Россия" партиясе