Уби һәм Иске Кәкерле авыл җирлекләре башлыклары Алексей Ярухин һәм Сәхаутдин Хөсәенов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Шевроле-Нива" автомашиналарына ачкыч алдылар.
Алар республиканың муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурсның җиңүчеләре.
Муниципаль берәмлекләр арасында барган смотр-конкурс республика муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү ниятендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан 2011елдан бирле үткәрелә. Быелгы конкурста җиңү яулаган муниципаль берәмлекләргә 93 машина ачкычы тапшырылды.
Нет комментариев