Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерледә төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды

Республика көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан авылларында күп кенә яңа, яки төзекләндерелгән объектларның халыкка файдалануга тапшырылуы традициягә әйләнде. Бу көннәрдә күп кенә социаль объектлар: яңа мәдәният йортлары, медпунктлар файдалануга тапшырыла, мәктәп, балалар бакчалары капиталь ремонттан соң ачыла.

Һәм менә Татарстан чигендә урнашкан 121 йортлы Яңа Кәкерле авылында да бүген зур бәйрәм – капиталь төзекләндерүдән соң гөлт итеп торган авыл мәдәният йорты бинасы беренче тамашачыларын кабул итте. Капиталь төзекләндерү Россия Президенты тарафыннан гамәлгә куелган һәм “Бердәм Россия” партиясе контрольлегендә торучы “Мәдәният” милли проекты кысаларында башкарылды. Һәм мәдәният учагы ачылышына Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та килгән иде.

Яңакәкерлеләр мәртәбәле кунаклар: Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Марат Гафаровны урамнан ук ипи-тоз, җыр-бию белән каршы алды.

Яңа Кәкерле авылы кешеләре мәдәниятне үз итүче, үзләре дә ялкынланып иҗат итүчеләр буларак билгеле. Бу авылда Татарстанның халык артисты ИлСаф (ул мәдәният йорты ачылышына кайткан иде һәм яңа сәхнәдән беренче җырны да ул яңгыратты), күп кенә фән эшлеклеләре туып-үскән. Районның Бөек Ватан сугышы Геройларының берсе - Зариф Алимов та шушы авыл кешесе.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда бу авылда, районның башка авылларындагы кебек үк, күп кенә үзгәрешләр булды. Яңа Кәкерле мәктәбе ремонтланды, авыл өйләренә чиста су килде. Авылның үзәк урамнарын шома асфальт юл ураганга да әлләни күп вакыт үтмәгән әле. Билгеле, халык үз күз алдында башкарылган бу эшләр өчен “Бердәм Россия” партиясе вәкилләренә дә, Татарстан Республикасы, шул исәптән район җитәкчелегенә дә рәхмәтле.

Сәхнә түренә күтәрелгән хезмәт ветераны Сәрия Хәлилова да бу уңайдан:

-Соңгы ике елда безнең авылда башкарылган эшләрнең әһәмияте авыл халкы өчен әйтеп бетергесез, диде.

Мәскәү шәһәреннән кунакка кайткан Румзия Гайнуллина:

-Әле кайчан гына 800 км. юлны җилдереп кайтып җитеп, 300 метр - авыл башыннан урамыбызга кадәр булган юл кисәген үтә алмыйча иза чигә идек. Авылыбыз халкы да бик тырыш, әлбәттә, авыл да танымаслык булып үзгәрде – кайтасы гына килеп тора, -диде.

Марат Гафаров белән Илдар Гыйльметдинов та сәхнәгә күтәрелеп, яңакәкерлеләрне бүгенге бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Район башлыгы мәдәният йортын ремонтлаган төзелеш оешмасына Рәхмәт Хаты да тапшырды.

Илдар Гыйльметдинов:

-Мондый күңелгә хуш килә торган вакыйгалар авыл халкы өчен алды таба тагын да булыр, дип өметләндерде. – Хәзер максат – авылларга яшьләрне тарту. Моның өчен әлегә кадәр табибларга, авыл хуҗалыгы белгечләренә стимуллаштыру чаралары эшләнгән булса, икенче елларга шундый чаралар укытучылар өчен каралачак. Бүгенге көннәрдә балаларны 1,5 яшьтән алып ясле-бакчалар белән тәэмин итү, уку-укыту шартларын яхшырту буенча, пенсия күләмен арттыру буенча эш алып барыла. Болар барысы да авылларны яшәтү-яшәртүдә эзсез генә узмас, -диде.

Марат Гафаров:

-Бу проектларны гамәлгә ашыру көчле Татарстаныбыздан, аның президенты Рөстәм Миңнехановтан башка мөмкин булмас иде. Ә көч – ул бердәмлектә. Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Радик Мөхәммәтҗанов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы:

-Алга таба да бу мәдәният учагының халыкка озак еллар хезмәт итүен, сәхнәсендә җыр-биюнең тынып тормавын телим. Ә иң мөһиме халкыбызга җылы, шатлыклы һәм яхшы кәеф бүләк итсен бу йорт!

Мәдинә Җамалетдинова, Яңа Кәкерле мәдәният йорты мөдире:

-Апрель аенда башланган иде ремонт эшләре, инде менә бәйрәм алдыннан халкыбызга беренче концертны күрсәтергә мөмкин булды. Бөтен төр эшләр башкарылды – идән-түшәмнәр алмаштырылды, җылыту системасы төзекләндерелде һ.б, һ.б. Төзекләндерүдән тыш, мәдәният йорты булгач аның бизәлеше дә бар бит әле – пәрдәләре, яктырткычлары, тирә-юне, дигәндәй. Матур булсын, безгә дәүләт шуның кадәр биргәчтен, без дә үзебезнең хәлдән килгәнне эшлик, дип тырыштык. Иганәчеләр: Барис Гафуров, Румзия Гайнуллина да ярдәмгә килде, авыл халкы, тормыш иптәшем дә булышты. Битараф булмаган һәркемгә - эчкерсез рәхмәтем, Аллаһы Тәгалә олыласын үзләрен!

...Сәхнәдә чыгышлар район мәдәният йорты артистлары, ИлСаф, авылдашлар тарафыннан тәкъдим ителгән шигырь, җыр-бию белән үрелеп барды – бик күңелле булды. Авыл уртасында авылга ямь биреп торучы мәдәният учагы сәхнәсеннән һәрвакыт шундый -шатлыклы көйләр генә яңгырасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наиональные проекты "Культура" В.В.Путин Единая РОссия