Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерлеләр Җиңү бәйрәмен билгеләде

Ярларына сыеша алмыйча аккан ташкынны хәтерләтүче Үлемсез полк, хәтерләрне яңартучы җыр- музыка, йөрәкләрне тетрәндергән легендар Левитан тавышы һәм Җиңү салюты -барысы да Бөек бәйрәмнең төп күренешләре.

Үлемсез полк ташкынының бер кечкенә агымыдай, без дә, ягъни мәктәп коллективы, укучылар, авыл яшьләре дә шул агымга кушылдык. Әтиләребезнең,бабаларыбызның,авылдашларыбызның фотосурәтләрен күтәреп урамнан үтү бездә әйтеп бетермәслек горурлык хисләре тудырды.Бәйрәм тантанасы мәктәптә дәвам итте. Тантанага бик күп кунаклар кайткан иде.

Бәйрәмне мәктәп директоры Шамил Абдрахманов ачып җибәрде. Ул сугышта катнашкан мәрхүм әтисен, мәрхүм булган авылдаш сугыш ветераннарын искә алып, аларның һәркайсы хакында матур истәлекләрен җиткерде.Сугыш китергән югалтуларның никадәр зур булуына мисаллар китереп, бу афәтне кабат булдырмау өчен һәркемнең үзеннән өлеш кертергә тиешлегенә басым ясады. Үз чиратында, Яңа Ишле җирле үзидарә башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов сугыш һәм тыл ветераннарына, авыл халкына район башлыгы Александр Шадриковның котлау сәламен җиткерде. Озак еллар ветераннар советын җитәкләгән, 87 нче яше белән барган Заир абый Закиров үзенең чыгышында сугыш вакытында күргәннәре хакында тасфирлап сөйләп кенә калмыйча, бәйрәмгә багышлап язган шигырьләрен дә укып үтте. "Изге сугыш" җырын егетләрчә көр тавыш белән җырлап, барыбызны да шаккатырды.

Өч сәгатьтән артык барган тантанада укучыларның матур чыгышлары һәркемнең күңелендә якты истәлек калдыргандыр дип уйлыйм.

Соңыннан, бәйрәм мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Оста пешекче Алсу Әхмәтҗанова пешергән тәмле кайнар ризыклар һәр кунакның күңеленә хуш килде. Алар. чиксез рәхмәтләрен әйтеп, күңел күтәренкелеге белән кайтып киттеләр.

Менә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы да матур хатирәләр калдырып үтеп китте. Алда матур эшләр, тыныч көннәр, аяз күк йөзләре өмет итеп, киләсе бәйрәмнәр дә шундый матур итеп үтәр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү бәйрәме