Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.
«Ялкын» журналының быелгы беренче санын тәкъдим итү татар блогерлары катнашында узды. Чара «Татмедиа»ның әдәби кафесында узды. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Чарада миллион укучы булган блогер Раил Арсланов социаль челтәрләрдәге эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, YouTube каналын алу бару җиңел бирелми. Блогер үзе «Хижина музыканта» каналы хуҗасы булып тора.
Ә менә Инстаграм белән Тик-ток челтәрләрен алып бару җиңел, ди блогер. Үз YouTube каналында ул мастер-класслар белән акча эшләвен дә белдерде.
Чарада катнашкан «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков яңа проектлар нигезендә татар халкының киләчәген күреп була алуын әйтте.
Нет комментариев