Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Яңа Шигали авылында яшәүче Леонид Куракинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Март аеның соңгы көнендә Яңа Шигали авылында яшәүче Куракин Леонид Фомичка 90 яшь тулды.

Март аеның соңгы көнендә Яңа Шигали авылында яшәүче Куракин Леонид Фомичка 90 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Виктор Григорьев  килделәр.

Гадәттәгечә,  кунаклар  тыл  ветеранын  истәлекле гомер датасы белән котлап,  РФ Президенты В. В. Путин исеменнән котлау хатын , район башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

Леонид Фомич олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә әле егетләрдәй җитез хәрәкәтле, тормыш яратучан, киләчәккә якты өметләр баглап яши. Ә юбилярның биографиясе җиңелләрдән  булмаган.

Күпбалалы гаиләдә дөньяга килә ул. Әтиләрен сугышка алалар һәм ул аннан әйләнеп тә кайтмый. Леонид Фомич иң өлкән бала була. Шуңа да әнисенең дә, туганнарының да төп ярдәмчесе, караучысы  булу аның җилкәләренә төшә.

Нибары 4 сыйныфны тәмамласа да, леонид Фомич колхозда ферма мөдире, кибеттә хезмәт куя. Тормыш иптәше Валентина Николаевна белән үстергән 8 балаларына да тормышта лаеклы шәхесләр булып хезмәт итүләренә күп көч куялар. Бүген алар барысы да шәһәрләрдә. Мәскәүдә, Ульяновскида яшиләр, гаилә традицияләрен саклап, бер уллары авылда төпләнеп калган. Шулай булса да Леонид Фомич  ялгызы гына яшәүне хуп күрә. Тормышыннан зарланмый, куяннар, тавыклар асрый, бәрәңгесен дә утырта. Инде тәрәзә төпләрендә помидор үсентеләре  дә әзер. Тормыш иптәше вафатыннан соң, сыер, сарыкларын да асраган. 

Леонид Фомичның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын да әйтергә кирәк. Ул гомере буе тәмәке тартмаган, физик күнегүләр ясаган.  Юбилярның барысы 9 оныкчыгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Юбилярлар котлауларга бик шат булды, рәхмәт сүзләре җиткерде, иң изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев