Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерле мәктәбендә сугыш чоры баласы Миннулла Зайнуллов белән очрашу узды

Сугыш урлаган балачак.

 Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә.

7 нче февраль көнне Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Сугыш урлаган балачак” исемле кичә булып үтте. Кичәгә кунакка сугыш чоры баласы Зайнуллов  Миннулла  Зайнулла  улы чакырылган иде. Бөек Ватан сугышы елларында ул бала гына була. Ул бу чордагы авырлыкны сугышның алгы сызыгында, ут астында йөрүчеләр генә түгел, ә тылдагыларның да үз җилкәләрендә татуы турында сөйләде. “ Әйе, Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә яуланды. 75 нче Җиңү язын каршыларга җыенабыз. Тагын күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын!..»-диде ул.  Балаларны тынычлыкның кадерен белергә, яу кырында безнең имин тормышыбыз өчен башларын салганнарны, Җиңү алып кайтучыларны онытмаска чакырды.

  Башлангыч сыйныф укытучысы Замалтдинова Лилия сугыш чоры балалары   турында презентация курсэтеп, укучыларга   элеге буын кешеләренең тормышы турында сойлэде. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның балачагын, балачакка хас шатлык-куанычларын гына түгел , ә иң якын кешеләрен дә тартып ала, йота. Сугыш аларга  бик иртә тормыш йөген тарттыра, бик иртә олыгайта. Аларга сугышка китүче әтиләрен, абыйларын алыштырырга туры килә. Аларның киләчәге, тынычлыгы өчен әтиләре, абыйлары сугышка китә, күбесе кире әйләнеп тә кайтмый. Әти сүзен әйтергә тилмергән, әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын...
Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Тиздән бәйрәм - 9нчы Май - Җиңү бәйрәме. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Тарихи хатирәләрне сакларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк!

Замалтдинова Лилия, Яңа Кәкерле авылы,башлангыч сыйныф укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев