Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яңа Ишле авылы егете Булат Җәббаров үрнәк солдат

Ул үткән елның көзге чакырылышында солдат хезмәтенә үзе теләп китте.

Булат башта авылдагы башлангыч, аннары Иске Ишле авылындагы тугызъеллык мәктәптә тырышып укыды. Кулына таныклык алгач та, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы каршындагы көллияткә укырга керде. Ул анда дүрт ел укып, белгечлек серләрен бик яхшы үзләштерде, шул ук вакытта шоферлыкка укып та, таныклык алуга иреште.

Солдат хезмәтендә дә хәрби автомашинаны йөртү кебек җаваплы вазифаны башкара. Үзенә тапшырылган техниканың төзек булуы өчен бар тырышлыгын куя. Ул идарә иткән КамАЗ автомашинасы теләсә кайсы вакытта хәрби өйрәнүләргә чыгарга әзер.

Якташыбыз хәрби подразделениедә үрнәк солдатларның берсе дә. Частьнең җәмәгать тормышында, төрле спорт чараларында бик теләп катнаша. Сугышчан хәзерлек отличнигы рядовой Булат Җәббаров турында бары тик мактау сүзләре генә язылган Рәхмәт Хаты да шуны ачык дәлилли. Анда: “Хөрмәтле Гөлшат Шамил кызы һәм Илдус Шәрипҗан улы! Улыгыз Булат безнең частьтә, хәрби антына тугры булган килеш бик яхшы хезмәт итә. Шундый тәртипле ир-бала тәрбияләгәнегез өчен, сезгә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре белдерәбез”,  диелгән.

Альберт Шәрәпов, Иске Чүпрәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев