Яңа Чүпрәледә обелиск ачылды
Обелиск диварында 200дән артык кешенең исемнәре мәңгеләштерелгән.
Яңа Чүпрәле авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерелгән обелиск ачу тантанасы булды. Обелискны иганәчеләр, якташларыбыз һәм Яңа Чүпрәле авылы халкының ярдәме белән төзелде. Бу истәлекле көнне яңачүпрәлеләр түземсезлек белән көтте.
Тантаналы ачылышта район башлыгы Марат Гафаров та катнашты.
–Бөек Җиңү көне бер үк вакытта шатлыклы да, кайгылы да бәйрәмнәрнең берсе. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүне билгеләп үтәбез, күптән көтелгән обелискны ачабыз. Шул ук вакытта, туган якларына исән-имин кайтырга насыйп булмаган якташларыбызны, туганнарыбызны, якыннарыбызны искә алабыз. Аларның исемнәре обелиск диварында мәңгегә урын алачак, - дип билгеләп үтте район башлыгы. Марат Гафаров һәм аерым рәхмәт сүзләрен әлеге эшне башлап йөргән район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдиновка җиткерде.
Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, үз чиратында, обелиск Яңа Чүпрәле авылы халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килүен әйтеп, бу изге гамәлне башкарган һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерде.
Обелиск ачылышы хатирәләр белән үрелеп барды. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тиңдәшсез батырлыгын искә алып, исәннәр алдында баш иеп, шаһит киткәннәргә дога кылып, яшь буынны Ватанны яратырга өндәп, илгә тынычлык, ямьле көннәр, матур киләчәк теләп уздырылган митингка авыл кешеләре дә, ветераннар, дин әһелләре, балалар килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев