Яңа Чүпрәле авылында мәчет төзекләндерелә. Обелиск төзелде
Мәчетле авыл – нурлы авыл, ди халык.
– Бишвакыт азан тавышы яңгыраган Аллаһ йортын төзекләндерү, аның янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск төзү турында күптәннән сүз алып барыла иде. Район башлыгы Марат Гафаров та әлеге максатларда матди ярдәмен беренчеләрдән булып кертте. Шулай итеп, Аллаһыга тапшырып, төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек, -дип сөйли район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов. – Мәчетне төзекләндерү, обелискны булдыру эшендә игелекле кешеләр, авыл халкы, районда туып- үскән, хәзергесе вакытта Татарстан районнарында, күрше төбәкләрдә хезмәт куючы якташларыбыз да актив катнаша.
Яңачүпрәлеләрнең исем-фамилияләрен барлап, мәгълүматлар туплауда Резидә ханым Низамованың хезмәте бәяләп бетергесез булган.
Данир хәзрәт Шәрә-фетдинов мәчетнең яңаруы зур вакыйга булуын да әйтте. Иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләрдән ул “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ильмир Мәхмүтов (бу урында аның әтисенең игелекле гамәлен дәвам итү белән беррәттән, мәчетнең җылылык өчен түләүләрен дә үз өстенә алганлыгын билгеләп үтәргә кирәк), шулай ук, эшмәкәрләр: Ринат Бикмөхәмәдов, Владимир Марков, полиция бүлегендә хезмәт куючы Дамир Даутов, якташларыбыз Ринат Аббазов, Илдус Фәсхетдинов, Альберт Шиһабетдинов исемнәрен атады. Райондагы төзелеш кирәк-яракларын сатучы кибетләрнең дә материалларны вакытында кайтарып җиткерүләрен билгеләп үтте.
– Әлбәттә, мәхәллә халкының да ярдәме зур. Ихластан, Ходай Тәгалә ризалыгы өчен дип төзүчеләр: Ильяс Хәнҗәров, Фәнис Миначетдинов, Рөстәм Сөләйманов, Данир Җамалтдинов төзү эшләрен башкаралар. Мәчетне төзекләндерүгә үз өлешен, хәләл көчен кертүчеләрдән Аллаһы Раббыбыз разый булсын, - ди мөхтәсиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев