Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Хат ташучы Лилия

Почтальон эше — авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе

Сүз дә юк: авыр йөк асып, көн барышында күпме юллар үтә хат ташучы. Авыр хезмәт үзен бу эшкә багышлаган кешеләрдән җитдилек, төгәллек таләп итә. Шуңадыр да бәлкем соңгы елларда хат ташучы хезмәтенә алынучылар саны кими бара.

Кече Чынлы авылы, мәсәлән, бер елга якын почта бүлекчәсе рәтләп эшләмәгән килеш яшәде. Моның никадәрле уңайсыз булуын, электр, газ, су өчен квитанциядәрне эзләп йөрергә туры килүен хат ташучысы булмаган авыллар кешеләре бик яхшы белә. Ә Кече Чынлы авылында (билгеле инде «Цильна» хуҗалыгы директоры Барис Гафуров ярдәме белән) бу проблема да хәл ителде. Почта бүлеген җитәкләргә Радик Ситдиков алынды, хат ташучы хезмәтен исә Лилия Мифтахова башкара башлады. 
Лилия Камил кызы өчен әлеге хезмәт ят түгел, почтада инде ул эшләгән булган. Шул вакыттан ук авыл халкы аны яратып калган.

—Сабыр, эшен җиренә җиткереп башкара, йөзендә һәрвакыт елмаю бар,- диләр аның турында авылдашлары. -Хәл-әхвәлләребезне белешә, көтеп алабыз.

Лилия ханым иртәнге сәгать уннарга почта бүлегенә килеп, хатларны, газета-журналларны барлый, юлга чыгып киткәнче вакытлы матбугатка язылучылар турындагы мәгълүматны компьютерга кертә.

Сәгать уклары көндезге берне күрсәткәндә ул инде авылларга чыгып киткән була. Машина түгел, кул астында велосипеды да булмаган хат ташучы ханымга районда иң зур саналган авылларның берсен атнасына ничәшәр тапкыр әйләнеп үтәргә туры килә. 

—Эшемне яратып башкарам, — ди ул. — Өйгә бик соң кайткан вакытлар да була. Эшебез газета-журнал тарату белән генә чикләнми: заказной хатлар җыябыз, пенсияләр таратабыз, коммуналь хезмәтләр өчен һәм башка төрле түләүләрне җыябыз. Билгеле, вакыт белән исәпләшмисең.

Почтальон булып эшләр өчен, иң беренче чиратта, кешеләрне яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк. Эшеңне дә, кешеләрне дә яратмасаң, бу эшне башкара алмыйсың,-ди Лилия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев