Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Халыкара Гаилә көнендә Чүпрәледә Макаровлар гаиләсен хөрмәтләделәр

Макаровлар гомер буе Хорновар-Шигали авылында яшәгәннәр

Бүген, 15 майда, Халыкара Гаилә көнендә, Татарстан Республикасының Чүпрәле районында Хорновар-Шигали авылында яшәүче Макаровлар гаиләсен хөрмәтләделәр.

 Гаилә юбилярларын бриллиант туйлары белән котларга Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова килде.  Владимир Николаевич һәм Нина Григорьевнаның балалары да әти-әниләрен әлеге истәлекле дата белән котларга кайткан иделәр.

Макаровлар гомер буе Хорновар-Шигали авылында яшәгәннәр. Яшь чакта алар бөтенләй таныш булмаганнар, аларны туганнары берләштергән.

-Николай бик тыйнак, сөйләми иде, клубка да чыкмады. Әгәр дә безнең бернәрсә дә килеп чыкмаса, аерылышырмын дип уйлаган идем. Ә без 60 ел бергә яшәдек һәм бик бәхетле гомер иттек,- дип сөйли Нина Григорьевна.

Гаилә башлыгы колхозда, ә Нина Григорьевна мәктәптә эшли. Бергә алар 3 ул һәм 2 кыз үстерәләр.

Кызганычка каршы, ике улларын җирләгәннәр. Бүгенге көндә бриллиант юбилярларның 11 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Бу көнне Макаровлар гаиләсенә бик күп матур һәм җылы сүзләр әйтелде, тагын озак елларга сәламәтлек һәм бәхет теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев