Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Хайваннар, кош-кортларга нинди чирләр яный?

Бүгенгесе көндә, илдә киң таралган хайваннар авырулары булып: эре мөгезле терлек лейкозы, кош гриппы, котыру чире һәм дуңгызлардагы африка чумасы вирусы санала.

Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов рәислегендә Чүпрәле районы  территориясендә хайваннар һәм кошларның йогышлы авырулары таралуга юл куймау мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. 

Утырышта  авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, эчке эшләр бүлеге  вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Бүгенгесе көндә, илдә киң таралган хайваннар авырулары булып: эре мөгезле терлек лейкозы, кош гриппы, котыру чире һәм дуңгызлардагы африка чумасы вирусы санала. Утырыш барышында терлек сатучыларның  документларын, ветеринария хезмәтләреннән белешмәләрен кат-кат тикшерергә кирәклеге  билгеләп үтелде. Хайваннар һәм кошларның йогышлы авыруларын профилактикалау буенча доклад белән  райондагы ветеринария бүлеге начальнигы Айрат Иматдинов чыгыш ясады.

– Узган ел Россиядә африка чумасы авыруы белән бәйле хәлләр  бик катлаулы булды. Авыруның 143   очрагы теркәлде, шул исәптән 68е хуҗалыклардагы дуңгызлар һәм 75 кыргый кабаннар арасында. Безнең республикада 2022 елда 11 шундый очрак ачыкланды, шуның 5се кыргый кабаннар һәм 6сы йорт дуңгызлары арасында теркәлде. Шулай ук узган ел 56 кош гриппы очрагы ачыкланды.  Агымдагы ел башыннан исә бу  авыруның тугыз очрагы мәгълүм. Шуның соңгысы  Әстерхан өлкәсендә үлгән аккош  мәетендә табылган.  Моннан тыш, Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсе территориясендә эре мөгезле терлекләр арасында  котыру авыруны  охшаш симптомнар күзәтелгән.  Иң аянычы алар массакүләм характерда булган. Котыру– бик куркыныч авыру, ул бик тиз тарала. Котыру авыруы- кешеләргә хайваннардан йогучан, үзәк нерв системасын зарарлап үлемгә дучар итүче йогышлы авыру. Шуңа да уртак тырышлык белән мондый төр  вирусларның безнең республикага кермәвенә юл куймаска кирәк, - дип билгеләп үтте ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.

Апас территориаль бүлеге инспекторы Фиргать Сафин дөньяда һәм Россия Федерациясендәге  хайваннар авырулары буенча эпизоотик хәл белән таныштырды.

Аның сүзләренчә, алда тынгысыз яз айлары көтә. Күчмә кошлар җылы яклардан кайталар. Алар  тугыз контингент аша узып, үзләре белән төрле инфекцияләр алып киләләр, шул исәптән кош гриппын да. Африка чумасын таратучылар булып, нигездә,  кыргый кабаннар тора.

–Без Россельхознадзор идарәсе белән берлектә даими рәвештә  авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-кортлары  арасында төрле инфекцияләрне профилактикалау буенча эш алып барабыз. Хуҗалыкларга йорт хайваннарын һәм кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәү турында мөрәҗәгатьләр җибәрәбез.  Билгеле булганча, күпчелек терлекне алып-сатарлар Казахстан якларыннан, табыш эшләү максаты белән, шактый түбән бәягә алып кайтып, саталар. Бу әлбәттә, республикага  төрле авырулар кертү куркынычы тудыра. Шуңа күрә бик сак булырга һәм шикле кешеләрдән хайваннарны сатып алмаска кирәк, - диде Фиргать Сафин.

 Моннан тыш,  хайваннар һәм кош-кортлар арасында төрле авыру очраклары ачыкланса, хуҗаларга килгән зыянның  бары тик  өлешчә каплануы, яки бөтенләй капланмавы хакындагы карарның кабул ителүен дә  әйтте.

Татарстан Республикасы Россельхознадзорының дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова, 2023 елның 1 мартыннан Россиядә терлекчелектә җитештерүнең өстәмә продукты белән эш итүне җайга салучы федераль законның 248 маддәсе үз көченә керүе турында сөйләде.  Халык телендә бу, хәтта  “тирес законы” дигән исем дә алды.

–2023 елның 1 маена кадәр авыл хуҗалыгы предприяие хуҗаларына, фермерларга Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенә, авыл хуҗалыгы хайваннары тиресе терлекчелекнең өстәмә продукциясе буларак кулланылачак, дигән гариза җибәрергә кирәк. Әгәр гариза бирелмәсә, 1 майдан тирес «калдык» дип танылачак һәм аны саклау яки басуга чыгару туфракның пычрануына тиңләштереләчәк, мондый гамәлләр өчен штрафлар салыначак,-диде ул.

Ахырда комиссия  утырышы нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев