Реклама
Көн вакыйгасы
Хәйруллиннар плантациясендә
Җиде ел эчендә «Дуван бакчалары» кооперация директоры Альфред Хәйруллин җиләк-җимеш үсентеләре мәйданын 6 гектардан 600 гектарга кадәр җиткергән.
Альфред — Чүпрәле егете, Татар Саплыгы авылында туып, үскән. 2016 елда ул, яшүсмер вакытта көтү көтеп, трактор, комбайнда эшләгән туган авылы тирәсеннән пай җирләре алып, үз эшен 6 гектарда виктория үстерүдән башлый.
Программалар ярдәмгә килә
Гаиләләре белән эшлиләр. «Каян бу юнәлешкә кереп киттең, ни өчен нәкъ менә җиләк-җимеш» — дигән сорауны Альфредка инде бик күп кеше биргән. Моңа җавапны әлегәчә үзе дә эзләп таба алмый икән.
«Ул елларда төзелеш бригадасы белән күрше Чувашия Республикасында эшли идек. Барысы да «уйнап» кына диярлек башланды. Якында гына буш җирләр бар иде. Шунда берәр нәрсә үстереп була бит күп уйланып йөрдем. Тик җиләк плантациясен Чувашиядә түгел, үземнең туган ягымда үстерергә Ходай Тәгалә насыйп иткән. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район җитәкчелеге ярдәме белән эшебез шулай итеп башланды",-дип сөйләп китте Альфред Хәйруллин.
Бүгенге көндә эшмәкәр гаиләсе белән сигез гектарга якын виктория, 200 гектарлап алма, 40 гектар карлыган, шундый ук күләмдә кура җиләге һәм башка төрле җиләк культуралары үстерә.
—2016 елда эшләүче кызлар белән беренче тапкыр викторияне утыртканда бергә өйрәндек. Алар миннән киңәш сорый, мин алардан,-ди плантация хуҗасы елмаеп.— Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка рәхмәтем бик зур. Эшебезне башлаганда төрле программалар белән ярдәм итүдән тыш, "Егетем син шушы юлдан тайпылма«,-дип биргән киңәшләре бүген дә озата бара.
Альфред Хәйруллин сүзләренә караганда, җиләкләргә ихтыяҗ шактый зур. Аларның продукциясенең даны кыска гына вакыт эчендә район буенча гына түгел, республикадан читтә дә таралган.
«Җиләкләрне Тольятти, Самара, Чебоксар, Мәскәү шәһәрләреннән эре сәүдә предприятиеләре фуралар белән килеп алалар. Бары тик Ульяновск шәһәренә генә үзебез илтәбез. Барлык культураларга да ихтыяҗ бар. Район халкына да сатуга чыгарабыз. Әлбәттә, җиләкләрне үстерү һәрьяклы технология куллануны таләп итә, барлык операцияләр — утырту, карау һәм җыю —кул белән эшләнә. Шулай да быел кара карлыганны механикалаштырылган юл белән эшләп карадык. Киләсе елларда тулысынча шуңа күчәрбез дип уйлап торабыз. Алма, кура җиләге, виктория исә бары тик кул белән генә җыела. Кырларны эшкәртү, уңыш җыю сезонында 60-70 кеше ярдәме белән башкарыла. Гадәттә, эш сезоны апрельдән башлана. Эшчеләр көненә 1000-1300 сум акча ала. Айга 35-40 мең сумнан да ким түгел».
Җиләкләрнең сортларын үзебездә яраклашканнарын сайлый эшмәкәр. Әйтик, викторияне 12 төрле сортны утыртудан башласалар, бүгенге көндә шуның икесе генә: «Азия» һәм «Флоренс» кына үзләшеп калган. Кара карлыганның да җимешләре иң эре була торганнары утыртылган. Алмага килгәндә, күпчелеге кышкы сортлар, көзен өлгерә торганнары. Җиләк плантациясендә тагын бер яңалык булып, быелдан кара миләш үсентеләре утырту булган. Җиләкләрне үстерү, аларның файдалары хакында эшмәкәр бик җентекләп өйрәнә.
«Кара миләшнең фәнни атамасы — арония, ул грекчадан «файда» дигәнне аңлата. Кара миләш дип йөртсәк тә, аның миләш белән уртаклыгы юк, бу куак арония семьялыгына керә. Кара миләштә йод чыннан да күп, йод җитмәү белән бәйле чирләрдән аның файдасы зур булачак. Кара миләш организмнан авыр металларны, радиоактив матдәләрне чыгара. Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, үт суын куу үзлеге бар. Кара миләш кан басымын җайга сала, гипертоникларга файдалы, холестеринны төшерә«,-ди ул.
Бүгенге көндә Хәйруллиннар җиләкләрне саклау, суыту һәм туңдыру камералары төзү, эш процессларын механикалаштыру, уңдырышлылык срокларын арттыру өчен климат шартларын исәпкә алып, перспективалы яңа сортларны сайлап алып, аларны сынап карау, шулай ук үсентеләр сатуны гамәлгә ашыру юнәлешендә эш алып бара. Республика программалары нигезендә моның өчен 1000 тонна алмага җиләк-җимеш саклау склады төзелеше алып барыла, бинаның тулысынча әзерлеге бер-ике айдан көтелә. «Быел төп өстенлекне алмаларга бирәбез, уңышын зур күләмдә алырга исәплибез. 20-30 тонна моңарчы да алып тордык, быел исә 100ләп тонна уңыш булыр дип торабыз. Алмага да ихтыяҗ зур. Төмән өлкәсеннән эшмәкәрләр белән сөйләшү алып барабыз, килеп алырга әзерләр».
Теләк һәм тырышлык кирәк
Эшмәкәр сүзләренчә, республикада аларныкыдай зур күләмдә алма плантацияләре юк икән.
"Хәтеремдә, элек һәр колхозда диярлек алма бакчасы бар иде. Бүгенге көндә шуларны яңарту, алма үстерү юнәлешендә республикада эш алып барыла. Әлегә без—беренчеләр",-ди ул.
Үткән елларда шулай ук, авыл плотинасын тирәнәйтеп, чистартып, җиләк-җимешләргә суны шуннан тартканнар. Бу эшләргә әлбәттә, барысына да башлап, Хәйруллиннар үз проектларын төзиләр, аннан программаларда катнашып, акчаларын алалар. Бу уңайдан, төрле семинар, чараларда йөргән эшмәкәр буларак, башка төбәкләрдән аермалылыгын искәртеп, Альфред Хәйруллин Татарстандагы ярдәм программаларының халык өчен булганлыгын билгеләп үтә.
«Эшли башлаганда безнең дә бернәрсә дә юк иде. Техникадан да нибары бер генә трактор гына иде. Республикада эшләргә теләүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бары тик теләк һәм тырышлык кына кирәк».
Җиләк-җимешләрне үстерүдән тыш, Хәйруллиннар алардан кайнатмалар да әзерлиләр. Аларны төрле күргәзмәләрдә, семинарларда тәкъдим итәләр.
—Эшемне беренче чиратта күңел өчен башкарам. Моннан 300 км якын ераклыктагы Казан шәһәрендә яшәп, бирегә тормыш иптәшем Фәридә, кызлар белән кайтып йөрү бер карасаң мәшәкатьле булса да, шушы җирдә эшләве рәхәтлек бирә. Эшебезне башлавыбызга да һич кенә дә үкенмим. Иң мөһиме: кешеләр рәхмәтле, үзем канәгать,-ди эшмәкәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев