Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

ВИЧ-инфекция һәм СПИД турында

ВИЧ- ул кешенең иммунодефициты вирусы, ягъни кешенең иммун системасын җимерүче вирус. ВИЧ кеше организмында яши һәм үсеш ала. Безнең районда ВИЧ-инфекция белән авырау очраклары 1999 елдан теркәлә башлады. Бүгенге көндә район буенча әлеге авыруның 34 очрагы теркәлгән, шуның 13е инде вафат булган. Хәзерге вакытта район буенча 15 кеше исәптә тора,...

ВИЧны йоктырганн соң күпчелек кеше берни дә сизми. Кайчакларда авыруны йоктырганнан соң гриппка охшашлы билгеләр күренә (тән температурасы күтәрелә, тәндә тимгелләр барлыкка килә, лимфа төеннәре зурая, эч китә). Авыруны йоктырган кеше еллар дәвамында үзен яхшы, сәламәт хис итәргә мөмкин. Әлеге чор яшеренгеч стадия дип атала. Әмма бу чорда организмда бернинди процесс та бармый дип уйлау ул ялгышу. Организмга авыру эләккәннән соң иммун система иммун җавап та кайтара. Ул авыруны китереп чыгаручыны юк итәргә тырыша. Моның өчен иммун система антитәнчекләр барлыкка китерә. Антитәнчекләр авыруны китереп чыгаручыны үтерергә тырышалар. Моннан тыш, канның махсус ак күзәнәкләре (лимфоцитлар) дә авыру чыганагы белән көрәшергә тотыналар. Кызганычка каршы, ВИЧ белән көрәшкәндә иммун система аны җиңә алмый. Ә менә ВИЧ үзе әкренләп иммун системаны җимерә башлый. Кеше ВИЧны йоктырганнан соң ул әле СПИД белән авырый дигән сүз түгел. СПИД үсеш алганчы әле 10-12 ел үтәргә мөмкин. СПИД- ул ВИЧ белән авырый башлауның соңгы стадиясе.

ВИЧ-инфекция табигый һәм ясалма юл белән дә күчә ала. Табигый юлга түбәндәгеләр керә: җенси мөнәсәбәт вакытында, яра аша канга вирус эләккәндә, ВИЧ-инфекцияле әнидән балага. Ясалма юл аша: медицина процедураларын хастаханәдән тыш башкарганда, венага наркотиклар керткәндә, татуировка ясагандастериль булмаган җиһазлар белән косметик, маникюр, педикюр процедуралар үткәргәндә. ВИЧ, шулай ук авыру кешенең канын кешегә салганда да күчә ала.

ВИЧ һава-тамчы, су, көнкүреш юлы аша, бер посудадан, бәдрәфтән файдаланганда, тарнспортта йөргәндә, спорт уеннары уйнаганда, бассенда йөзгәндә, кул бирешкәндә, кочаклашканда, үбешкәндә күчми. Кеше, гадәттә, авыруны йоктыруын белгәннән соң "миңа күпме яшәргә калган икән" дип борчыла башлый. Бу сорауга анык кына берни дә әйтеп булмый. Һәр кешедә ул төрлечә үтә. Әмма бүгенге көндә ВИЧ-инфекция һәм СПИД йоктырган кешеләр, башка еллар белән чагыштырганда, озаграк яши башладылар. Әлеге авыруларны дәвалау да нәтиҗәлерәк була бара. 1996 елда вируска каршы катнаш терапия кулланыла башлаганнан бирле ВИЧ-инфекцияле һәм СПИДлы кешеләрнең гомер озынлыгы артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев