Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ветераннар "Туган як" газетасы турында сөйли

Роза ханым Юсупова, Иске Чүпрәле авылы:

Минем әтием Әһлиулла Гатаулла улы Гатауллин “Коммунар” газетасы редакторы булып эшләде. 1935-1936 еллар иде ул. Дүрт-биш яшьләрдә генә булсам да, әтинең эш урынына еш баруым исемдә. Зур-зур, даңгыр-доңгыр килеп эшләүче машиналар бар иде. Һәм керосин, буяу исләрен бик яхшы хәтерлим.  Хәреф җыючы апаларның, җыелган полосаларны шул әллә нинди тавышлар чыгаручы машинага куеп, кәгазьгә бастыручы абыйның исемнәре, йөзләре исемдә калмаган инде. Бары тик аларның терсәкләренә кадәр куллары кап-кара булуына бала акылым игътибар иткән күрәсең – әти эшендәге апаларны, бигрәк тә Хәдичә апа Атнагулованы шундый итеп искә алам.

Ә әтием минем Кукмара районының Ядегәр авылында туган. Ул Донбасс, Донецк өлкәсе шахталарында эшли. Шунда партия мәктәбендә белемен дә күтәрә. Бу мәктәптә укыганда ул әнием Мәфтуха Кәримова белән таныша.  Татарстанга кайткач, аларны Чүпрәлегә эшкә җибәрәләр. Әтием башлап Чокалы МТСында эшли. Шулай кирәк булгандыр инде, газета редакторы вазифасын ике елга якын башкарганнан соң да, аны Чүпрәле МТСына күчерәләр. МТС директоры вазифасын да башкара. Сугыш башлангач, бронь бирелгән булса да, әтием үзе теләп фронтка китә.  Һәм 1944 елның 25 июлендә, Белоруссиядә фашистлар белән бәрелеш вакытында һәлак була. Урыны җәннәт түрендә булсын!

Сорау: Чүпрәле районында чыга башлаган “Коммунар” газетасының беренче редакторы кем була?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев