Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Ватанны саклаучы» дигән һөнәр бар

Туган илеңне ярату гаиләдән, туган нигездән, белем һәм тәрбия алган мәктәптән башлана.

Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда укыган Илья Ильин Ватанны саклаучы һөнәрен сайлады. Бүгенге көндә ул Новосибирск шәһәрендә урнашкан хәрби училищеда белем ала.

Әти-әнисе сүзләренә караганда, Илья хәрби киемле кешеләргә бала вакыттан ук кызыгә торган була.

—10-11нче сыйныфларда инде ул хәрби булам, дигән ныклы карарга килде. Без исә, бер яктан улыбызның шундый булуына шатландык, димәк, дөрес тәрбия биргәнбез,-ди әнисе Ирина Николаевна.

Илья мәктәптә укыганда ук үзмаксатына ирешер өчен ныклап әзерләнә. Яхшы укый, лицейны бары тик яхшы билгеләргә генә-алтын медальгә тәмамлый. 

Хәрби булу физик яктан да әзерлекне таләп иткәнеген аңлап, барлык төр спорт ярышларында катнаша, аеруча йөзүне, футболны, хоккейны үз итә. Фән олипиадаларында да җиңүләре шактый аның.

Хәрби училщеда уку исә тагын да үзеңә таләпчән булуны, тәртипкә, дисциплинага яраклашуны сорый. 

— Улыбызның мөгаллимнәреннән дә бары тик яхшы сүзләр генә ишетәбез. Ялларга кайтуын зарыгып көтәбез, телефоннан сөйләшеп торабыз,-ди Ирина Ильина.

«Офицеры» фильмын күпләрнең караганы бардыр. Анда «Бар шундый һөнәр -ул Ватанны саклау!» диелә. 
Һәм әлеге һөнәрне чын ир-егетләр сайлый. Бу купшы сүзләр генә түгел, матур хәрби кием кию дә түгел.

Әлеге һөнәрне халык, ил язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала белгәннәр генә сайлый ала! Илья Ильин кебек Чүпрәле егетләре!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев