Ватан Геройлары көнендә Чүпрәледә чәчәк бәйләмнәре салдылар
Бу бәйрәм 2007 елның 9 декабреннән бирле билгеләп үтелә
Чүпрәле районында, бөтен илдәге кебек үк, Россия тарихында алтын хәрефләр белән мәңгегә урын алган батыр якташларыбызны искә алдылар. Ватан Геройлары көне - бу бәйрәм ел саен 2007 елның 9 декабреннән бирле билгеләп үтелә. Бу көнне без яу кырларында батырларча һәлак булган яисә хезмәт вахтасында аерым каһарманлыклар күрсәткән якташларның исемнәрен атыйбыз.
Хезмәт коллективлары, район хакимияте, ветераннар хәрәкәте вәкилләре, Әфган сугышында катнашучылар Хәрби һәм Хезмәт Даны Монументындагы мәңгелек ут янына чәчкләр салдылар. Аннан соң митинг каһарманнар аллеясында дәвам итте. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимннары яңгырады. Традиция буенча митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, полиция хезмәткәрләре автоматлардан залп бирде. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров чарада катнашучыларны әлеге дата уңаеннан җылы тәбрикләде, каһарман якташларыбызга үлемсез батырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Аларның исемнәрен Чүпрәле районында яшәүче һәр кеше хәтерләсен.
Бу бәйрәм – Россия дәүләтенең иң авыр сынауларда үз хезмәтләрен һәм батырлыкларын күрсәткән, үзләрен аямаган улларына тирән хөрмәт билгесе. Аларның каһарманлыгы барәбәренә без тыныч күк астында яшибез, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, балалар һәм оныклар үстерәбез, Ватаныбызның көче көннән - көн арта баруын күрә алабыз. Чүпрәле районы үзенең геройлары белән лаеклы горурлана ала. Ул ил өчен 16 каһарман үстерде. Алар арасында 5 Советлар Союзы герое, 2-Дан орденының тулы кавалеры, 1 Россия герое һәм 8 Социалистик Хезмәт герое бар. Аларның батырлыгы мәңгелек. Буыннан – буынга күчеп килгән матур традиция буларак без алар турында бүгенге яшьләребезгә дә сөйләргә тиешбез», - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Марат Ринатович һәм һәр каһарманның бюсты янына чәчәкләр салды.
Безнең районда балаларга хәрби – патриотик тәрбия бирү максатыннан Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләрнең иҗтимагый хәрәкәте эшләп килә.Шунда тәрбияләнүче “Яшьармияче”, Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе укучысы Эльвина Яфизованың чыгышы митингта катнашучыларны битараф калдырмады. Ул үз иле тарихына горурлык хисләре кичереп, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыныч тормыштагы хезмәт батырлыгына тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерде.
...Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйрәмнең зур тарихы бар. 2007 елдан РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә Россиядә ел саен Россия Геройлары белән бергә Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтли башладылар.Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы ерак 18 нче гасырга ук барып тоташа.1769 елда Екатерина II яңа сугышчан бүләк - Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. 9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелә. 1917 елда орден да, бәйрәм дә бетерелә. 2007 елдан Россия Президенты Указы белән 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев