Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Вакцинадан куркырга кирәкми

Әңгәмә

Болар турында район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов белән оештырылган әңгәмә барышында билгеле булды. Баш табиб, шулай ук, безнең башка сорауларыбызга да җавап бирде.

– Ильмас Илалович, иң беренче барыбызны да кызыксындырган сорауны бирик әле. Вакцина ясату коронавирус йоктыруга сәбәп була аламы?

– Вакцина ясату берничек тә коронавирус белән авыруга китерә алмый, чөнки анда тере вирус юк, анда  фәкать  вирусның бер гены гына бар һәм ул организмда иммунитет барлыкка китерү өчен хезмәт итә.

– Ә  вакцинадан соң чирне йоктырсаң, бу авыруның көчәюенә китермиме?

– Хәзер без куллана торган “Спутник–V” вакцинасы ике  компонентлы, аның икенчесен 21 көннән соң кадыйлар, ә иммунитет беренчесен кадатканнан соң 42 көн үткәч кенә барлыкка килә. Шуңа күрә бу вакыт эчендә авыруны йоктырырга  мөмкин, әмма бу очракта вакцина ясату авыручының хәленә берничек тә тәэсир итә алмый. Иммунитет барлыкка килгәч, вирус эләктергән очракта да авыру җиңел кичерелә. Гомумән, авыруның нинди формада узуы, организмга вируслар күпме керүгә бәйле. Кабатлап әйтәм, вакцина ясату антитәнчекләр хасил булганчы авыру барышына берничек тә йогынты ясамый.

– Районда хәзерге вакытта  эпидемиологик хәл нинди?

–  Хәзерге вакытта авыручылар саны артуга бара. 20 авыруга исәпләнгән госпитальдә 36 кеше дәвалана. Шуларның 7се – авыр хәлдә, ягъни кислород маскасы астында ята.

– Аңлату эшләре алып баруга карамастан, район халкы вакцина ясатуга шикләнеп карый. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Минемчә, моның төп сәбәбе кешеләрдә вакцина, иммунитет барлыкка килү процессы турында мәгълүмат аз булу. Хәзер төрле  социаль  челтәрләрдә тискәре хәбәрләр киң таралган. Кешеләр бу хәбәрләрне укый, бер-берсенә тарата. Ә менә вакцина турында уңай фикерләр кешеләрне кызыксындырмый.

Әйтик, коронавирус авыруы тарала башлаганны бирле районда 1211 кеше әлеге вирус көчәйтеп җибәргән авыру белән авырды.  Аларның 516сы авыруны җиңелрәк, ягъни өй шартларында уздыра алды. Безнең госпитальдә генә 18 (!) кеше үлде.

Авыруга бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр бирешә. Үлүчеләрнең иң яшенә 55 яшь иде, мәсәлән. Тик шуңа карамастан да, өлкәннәргә, әти-әниләренә вакцина ясатмаска киңәш итүчеләр бар.

Бүгенге көнгә районда 4300 дән артык кешегә вакцина ясалды. Шуларның берсендә дә кире реакция булмады. Әйе, кайберләрендә тән температурасы бераз күтәрелде. Әмма бу теләсә нинди башка прививка вакытында да күзәтелә торган хәл. Бу очракта табиб киңәше буенча температураны төшерә торган дарулар кулланырга кирәк.

– Ильмас Илалович, вакцина ясаткан кеше башкаларга куркыныч тудырмыймы? Ул үзенең өлкән яшьтәге туганнары янына бара аламы?

– Әйткәнемчә, вакцинада вирус юк, шуңа күрә аны ясаткан кеше башкаларга куркыныч тудырмый.

Вакцина ясаткан кешеләр белән безнең табиблар һәрвакыт элемтәдә тора. Алар дәүләт хезмәтләре порталында да үзләренең хәле турында мәгълүмат калдыра ала. Шулар нигезендә вакцина ясатучылар турында мәгълүмат базасы булдырылды. Кабатлап әйтәм, әлегә бер  генә авыр кичергән очрак та юк, берничә кешенең генә температурасы 37,1–37,5кә күтәрелгәне булды. Алар барысы да эшкә йөрде, берәү дә больничный алмады.

– Вакцина күпме вакытка кадәр саклый?

Реклама

– Бу инфекция килеп чыгуга бер генә ел  булуга карамастан, ул хәзер дөньяда иң күп өйрәнелгән вирус. Аны дәвалау ысуллары да камилләшә бара. Вакцинацияләү  декабрь аенда гына башланды. Шуңа күрә озак вакытка исәпләнгән нәтиҗәләр турында сөйләшергә иртәрәктер. Галимнәр белдергәнчә, авырганнан соң антитәнчекләр ярты елдан артык тормый, вакцинадан соң  иммунитет ике елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

– Вакцина иң беренче чиратта кемнәргә ясалырга тиеш?

– Хәзерге вакытта өлкән яшьтәгеләргә вакцина ясауга өстенлек бирелә. Шулай ук халык белән эшләүчеләр: медицина, мәгариф хезмәткәрләре вакцинация үтәргә тиеш. 2020 елның октябреннән коронавируска каршы вакцина ясату прививкаларның календарь планына кертелде, димәк, ул хезмәт коллективларының иминлеген саклау өчен әһәмиятле шарт булып тора.

– Билгеле булганча, коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килеп тора. Вакцина алардан да саклыймы?

–Вакцинада корона-вирусның бөтен штаммнарында да булган бер гены бар, шуңа күрә ул барысыннан да саклый.

– Вакцина ясатканнан соң үзеңне ничек тотарга?

–  Вакцина ясатырга килгәч, махсус күрсәтмә кәгазе бирелә. Анда барлык инструкцияләр, нәрсә эшләргә ярый яки ярамаганы  төгәл язылган. Иң беренче чиратта, башлангыч чорда авыр физик хезмәттән тыелып торырга, саклану чараларын кулланырга киңәш ителә.

– Хроник авырулары булган кешеләргә вакцина ясатырга ярыймы?

– Хроник авырулары: онкология, йөрәк-кан авырулары, шикәр диабеты һәм башкалар булганнарга да вакцинаны ясатырга мөмкин. Моның өчен дәвалаучы табиб белән алдан киңәшергә  кирәк.

–Район хастаха-нәсендә вакцина җи-тәрлекме?

– Хәзерге вакытта  вакцина җитәрлек күләмдә бар. Мөрәҗәгать итүчеләр арткан очракта без аны тагын кайтартачакбыз.

–Әлеге әңгәмәне укыганнан соң вакцина ясатырга теләүчеләр бәлки артыр, аларга кая мөрәҗәгать итәргә?

– Вакцина ясату өчен, поликлиника регистратурасына мөрәҗәгать итеп, язылырга мөмкин. Моннан тыш, теләгән көнне үзегезнең участок табибына килә аласыз. Вакцина ясатырга килүчеләр чиратсыз кабул ителә. Сезне табиб карый, тикшерә һәм вакцина ясату өчен процедура бүлмәсенә озатып куячаклар. Барысы да пациентларга уңайлы булсын өчен оештырылган.

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ильмас Илалович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев