Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Урак батырлары кырда сынала

Россия һәм Татарстан Республикасы күләмендә оста игенчеләре белән дан тоткан “Цильна” хуҗалыгы быел да бөртекле культуралардан мул уңыш суктыра.

Без басуга килгәндә төрле маркадагы биш комбайн 200 гектарда үстерелгән “Йолдыз” сортлы сабан бодае кырын иңлиләр иде. Дәрәҗәле җитәкче Барис Гафуров һәм кырчылык буенча барлык белгечләр дә биредә. Суктырасы гектарлар да азаеп бара икән. Тагын берничә көннән уракны тәмамларга да исәплиләр. 5386 гектар сөрү җирләренең 2080 гектарында (39%) ашлык культуралары игелгән. Уртача һәр гектардан 63 центнер уңыш алалар. Ындыр табагына 124 мең центнер бөртекләр кайтарылган. Биредә аларны шунда ук эшкәртә дә баралар. 400 тонна ашлыкны тиешле кондициягә җиткереп орлык өчен сатуга әзерләп куйганнар. Комбайнчыларның да кәефләре күтәренке. “Ашлыкның муллыгы куандыра”, - ди ярышны әйдәп баручы Рәфик Шәйдуллов.

Әйтергә кирәк, “Цильна” орлыкчылык белән дә ныклап шөгыльләнүче тотрыклы хуҗалыклардан санала. Ел саен аның кырларында бөртеклеләрнең берничә дистә сорты сынау уза. Мондагы туфракны үз иткәннәре генә зур гектардагы мәйданнарда чәчелә. Быел биредә сабан бодаеның “Ульяновская – 105”, “Экада – 70”, “Экада – 113”, “Экада – 214”, “Бурлак”, “Никон”, арпаның “Нур”, “Память Чепелева”, солының “Дерби”, “Всадник”, борчакның “Ульяновец”, кышкы бодайның “Марафон” һәм “Скипетр” сортларын үстереп караганнар. Һәм ялгышмаганнар да.
-Барлык агротехник чараларны үзвакытында югары сыйфат белән үткәргәндә генә мул уңышка өмет итеп була. Минераль ашламаны да һәр гектарга 144 килограмм исәбеннән керттек. Нәтиҗәсе күз алдында,- ди баш агроном Рәис Рәимов (рәсемдә). Әйтергә кирәк, хуҗалыкта комбайнчыларга аерым хөрмәт. Югыйсә теләсә кайсы механизаторга шушы кадәр катлаулы техниканы ышанып тапшырырлар идеме.

Реклама

Аларның барысы да диярлек басуда чыныккан игенчеләр. Районның легендар комбайнчысы Рәфик Шәйдуллов быелгы уракта 41 нче сезонын башлап җибәргән. Ел саен диярлек лидерлыкны үз кулында тота. Агымдагы ел урагында да ул беренчеләрдән булып 30 мең центнер ашлык суктырып алуга иреште (рәсемдә). Илгиз Миначев, Илдус Җәмдиханов, Фәнис Вәлиев һәм Фәнис Хәйруллин да тынгысыз йөрәкле игенчеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев