Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган Зур Аксу халкын 2000 сумга штрафка тарттылар
Күчмә утырыш эшенә Зур Аксу авылында яшәүче административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән15 кеше чакырылган иде.
"Әгәр тау Магомет янына килмәсә, Магомет тауга таба бара..». Әлеге гыйбарәне кулланып, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов җитәкчелегендә административ комиссия әгъзалары Зур Аксу авылында күчмә утырыш оештырдылар.
Комиссиянең максаты: төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны урынга бару хәл итү, тәртип бозучылар белән очрашу, сөйләшү.
Күчмә утырыш эшенә Зур Аксу авылында яшәүче административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән15 кеше чакырылган иде.
Күпчелек очракта авыл халкы, үз хуҗалыгы территориясе янында, «кызыл зона» дип аталучы, җәмәгать урынында санкцияләнмәгән чүплекләр оештырып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган.
Нигездә, бу элек заманнардан ук калган, инде яраксызга әйләнгән төзелеш материалларын саклавы, шулай ук, елга-ерынты янында урнашкан кайбер хуҗалыкларның көнкүреш чүп-чарларын шунда ук ташлавы белән бәйле иде.
Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов сүзләренә караганда, җирлектә 458 хуҗалык исәпләнә, шуларның 307се-Зур Аксу авылында, аның 276сында кеше яши. Барлыгы җирлектә 1188 кеше исәпләнә, ,шуларның 723 е-Зур Аксу авылында гомер итә.
–Авыл җирлекләре арасында беренчеләрдән булып биредә евроконтейнерлар куелды. Атнага ике тапкыр авылга чүп-чар ташучы машина килә. Чисталык һәм тәртиптә яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Әмма, кайбер кешеләргә һаман нидер аңлатырга, ничек булырга тиешлеген күрсәтергә кирәк. Елына ике тапкыр бу хакта халык җыеннарында сөйләшәбез, тәртип бозучыларга адреслы рәвештә барабыз. Бу эшне бөтен авылда урнаштырганчыга кадәр дәвам итәчәкбез. Чөнки туган җиребез, авылыбыз ул безнең йөзебез, матур һәм уңайлы булырга тиешле урын, -ди авыл җирлеге башлыгы.
Күчмә утырыш эшендә катнашучылар белән Алексей Храмов берничә тапкыр очрашып, тәртипсезлекне бетерү турында кисәтүләр ясаган. Билгеле аларның кайберләре авыл җирлеге башлыгы сүзен тыңлаганнар, гаепләрен аңлап, чисталык булдырганнар. Әлбәттә, аларга комиссия дә хәерхаклы булып, штраф та салмады. Ә менә җирлек башлыгы күрсәтмәләренә колак салмаучыларга 2000 сум күләмендәге минималь штраф рәвешендә җәза бирелде.
Комиссия рәисе Данис Сатдинов ел дәвамында кабат беркетмә төзелсә, штраф суммасы 5000 сумга кадәр җитәчәк, дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев