"Туган як" газетасы Татарстанның легендар бренды дип танылды
«Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проекты 2019 елда старт алган иде.
Казанда ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» масштаблы проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантаналы чара Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт Укыту-методик үзәгенең конференц-залында узды.
«Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проекты 2019 елда старт алды. Тавыш бирү ике этапта узды: 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр (республика брендлары), 2020 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр (районнар). Беренче этап нәтиҗәләре буенча республика этабында җиңүчеләр – 16 тармак буенча 57 легендар бренд сайлап алынды. Икенче этап нәтиҗәләре буенча район этабында җиңүчеләр – республиканың 43 муниципаль районыннан 43 легендар бренд.
«Татарстанның 100 легендар бренды» җиңүчеләре арасында Чүпрәле районы «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Туган як» («Таван ен») газетасы редакциясе дә бар. Бүләкләү тантанасында газета мөхәррире Резеда Җамалтдинова да катнашты.
«Туган як», «Таван ен» газетасы 1931 елның 1 маеннан нәшер ителә. Бүгенге көндә газетаның гомуми тиражы 3000 данәгә якын. Газета татар телендә һәм чуваш телләрендә басыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев