Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Туган як» газетасы редакциясе Татарстанда яшәүче халыкларны матбугатта яктырту бәйгесендә җиңде

Бәйгегә гаризалар 56 редакциядән юлланган һәм шулар арасыннан 34 проект сайлап алынган.

«Туган як» газетасы редакциясе Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә багышланган проектларны булдыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тарату өчен грант алу бәйгесендә җиңде.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, бәйгегә гаризалар 56 редакциядән юлланган һәм шулар арасыннан 34 проект сайлап алынган.

Бүген «Татмедиа» бинасында җиңүчеләрнең эшләре белән танышу һәм аларны бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында “Туган як” газетасы редакциясе мөхәррире Резидә Җамалтдинова да бар иде.

Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Татарстан Журналистлар берлеге ярдәмендә «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев