Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Чәке яклары аерым бер гүзәл табигате белән мактала

Түбәнчәкелеләр үткән шимбә авыл көненә җыелды.

Нәкъ Тукай әйткәнчә: «Бу авылның һич онытмам: һәр ягы урман иде...» Чыннан да Чәке ягы үзенең урманы, Пугачев таулары дигән биек калкулыклары, саф, чиста, салкын чишмә сулары белән дан тота.

Туган яклар сагындыра

Шушы гүзәллекне күрергә, шунда үткән яшьлеген, балачагын искә алырга, туган нигезен барларга түбәнчәкелеләр үткән шимбә авыл көненә җыелды.

Иртәнге якта ук, бәйрәм узасы мәйдан аланында, җыр-моң агылды, үзешчән ансамбльләр, «Хелхем» чуваш халык ансамбле үзләренең чыгышлары белән кайткан кунакларны каршы алды. Әлеге бәйрәмнең 2014 елдан Олег атакай башлангычы белән узуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Бәйрәм кунакларына җылы теләкләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Ульяновск өлкәсенең чуваш милли мәдәният үзәге вәкилләре, Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Артем Солдатов, Иске Чәке авылының Архангел Михаил гыйбадәтханәсе настоятеле протоиерей Олег атакай, ветераннар советы рәисе Николай Кузьмин ирештерделәр.

Бүләкләүләр

Кемдер җан атып йөрмәсә, әлбәттә, мондый бәйрәм үзеннән — үзе уздырылмаячак. Аны оештырырга ярдәм иткән инициаторы Олег атакайга рәхмәт сүзләре җиткерелде. Шулай ук, иганәчеләр Борис Албутовка, Владимир Токмаковка Александр һәм Виктор Марковларга, Анатолий Матюшинга, Анатолий Ивановка, Евгений Иванцовка һәм башкаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Авыл көне бик бай эчтәлекле һәм үзенчәлекле итеп оештырлган иде. Гаилә елы кысаларында, әйтик, авыл җирлеге башлыгы ярты гасыр бергә тату гомер иткән гаиләләрне: Нина Петровна һәм Петр Терентьевич Кузьминнарга, Нина Васильевна һәм Петр Николаевич Матюшиннарга, Фирүзә Сәйфулла кызы һәм Роберт Зәйнәб улы Заһидуллиннарга, Минҗиан Зәбих кызы һәм Иршат Зәйнәб улы Хәлиулловларны хөрмәтләде.
Күпбалалы гаиләләр дә онытылмады чарады. Тирә — юньдәгеләрөчен үрнәк булып торган Чиржа, Абутдиновлар, Макаровлар, Волковлар, Моисеевлар, Токмаковлар һәм авылны үз итеп, туган җирендә яшәп калган, яшь гаилә Албутовларга бүләкләр тапшырылды.

Бүгенге көндә махсус хәрби операция кайсы гына җирлектә яшәүче кемнең генә капкасын «шакымады» икән?! Илебез иминлеге сагында Түбән Чәке авылы җирлегеннән дә мобилизация кысаларында һәм үз теләге белән китүчеләр дә күп. Бәйрәм вакытында аларның батырлыгы хакында күп кенә сүзләр яңгырады, әти-әниләренә: Юлия Геннадьевна һәм Владислава Уинтонович Ивановка, Галина Сергеевна Волковага, сеңлесе Наталья Владимировна Волковага, Римма Ирфановна Бадамшинага, Светлана Сергеевна һәм Валерий Николаевич Огурцовларга, Мария Петровна һәм Анатолий Николаевич Сергеевка, Зоя Васильевна Хмелевага, Лилия Замиловна һәм Җәлил Жемилович Мурасовларга, Гөлсинә Хәнәфи кызы һәм Илгизәр Зәйнулла улы Хәмзиннарга, Елена Петровна Токмаковага, Антонина Петровна һәм Тигран Петрович Патшеевка, Любовь Николаевна Нямуковага, Елена Александровна Гурьяновага рәхмәт сүзләре әйтелде, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

Бәйрәм гөрләп узды

Тантаналы өлештән соң, чын-чынлап бәйрәм чаралары башланды. Спорт уеннары гөрләде, Чувашиядән килгән эстрада артислары чыгышлары белән куандырды. Икенче якта сәүдә нокталары гөрләде, төрле күргәзмәләр эшләде. Теләүчеләр ГТО нормативларын да тапшыра алдылар. Кыскасы, һәркем үз халәтенә яраклы шөгыль таба алды. Авыл халкы үзе дә кушылып җырлады, күңел ачты, биеде. 
Туган якта узган әлеге туган як бәйрәме төрле милләт кешеләрен бергә бер мәйданга җыйды бу көнне. Бу исә районыбызда яшәүче татар, чуваш халкының бердәмлеген, дуслыгын кабаттан дәлилләде.

Авыл тарихы

Иске Чүпрәле авылыннан 24 км көньяк-көнбатыштарак, Олы Яклы елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан. 1647 елдан булуы мәгълүм (башка версия буенча — 1666 елдан).
XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрикаларга китеп китеп эшләү тарала.
XX йөз башында авылда 3 мәчет, мәдрәсә, тегермән эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1453,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән — Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

1930 елда «Горняк» колхозы оештырыла (беренче рәисе — Н. Мөдәррисов). 1933 елда — Разумов исемендәге колхоз, 1950 елда Фрунзе исемендәге колхоз (Түбән Чәке авылы) итеп үзгәртелә. 1994 елдан — Фрунзе исемендәге күмәк предприятие, 1995 елдан — «Марс» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2007 елдан — «Фрунзе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
2012 елдан — авылда «АгроТрансПорт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитештерү базасы (бөртекле культуралар, көнбагыш, җиләк-җимеш культуралары җитештерү), 2013 елдан «Цеолиты Поволжья» ачык акционерлык җәмгыяте (җитештерү көченә ваклау-сортларга аеру комплексы, киптерү һәм яндыру линиясе, порошокларны механик, һава һәм ультратавыш белән классификацияләү, үлчәп төрү һәм төргәкләү керә) урнаша.

Мәгариф һәм мәдәният

1936 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда — җидееллык, 1961 елда — сигезьеллык, 1967 елда — урта мәктәп итеп үзгәртелә.
1992 елда яңа бина төзелә һәм төбәк тарихын өйрәнү музее булдырыла. Авылда мәдәният йорты (1974 елдан), китапханә (1927 елдан күчмә китапханә буларак эшли, 1987 елдан мәктәп бинасында), балалар бакчасы (1979 елдан, 1992 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1985 елдан), күп функцияле үзәк (2019 елдан), мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

М. К.Әбелханов (1931 елда туган) — монтажчылар бригадиры, Хезмәт Даны, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Һ.М. Атласи (1876–1938) — тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, II Дәүләт Думасы депутаты;

Р. З. Ильясов (1939 елда туган) — җырчы (тенор), музыка эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТССРның халык артисты;

И. Х. Мөдәррисов (1937 елда туган) — галим-математик, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор, ТРның атказанган мәктәп укытучысы, РФнең югары профессиональ белем бирү мактаулы хезмәткәре;

А. Н. Хәйретдинов (1924–2017) — виолончелист, музыка белгече, педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белгечлеге кандидаты, профессор, Казан консерваториясенең мактаулы профессоры, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев