“Цильна” хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров, тормыш иптәше Җәмилә ханым белән ифтар ашы уздырды
Үткән атнада Кече Чынлы урта мәктәбендә оештырылган ифтар мәҗлесе дә үзенең җылы атмосферасы һәм мул өстәлләре белән барлык кунакларның күңеленә хуш килде.
100дән артык Кече Чынлы авылы ир-ат мөселманнарын бу көнне бер табын артында “Цильна” хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров, тормыш иптәше Җәмилә ханым белән, үз исеменнән һәм хуҗалык исеменнән корбаннар чалып, туплады. Ифтарга район башлыгы Марат Гафров та килде.
Тән ризыгы белән генә түгел – җан ризыгы да дигәндәй, авыл имамнары Җәүдәт Хәлитов, Җәүдәт Алимов һәм Марат Шәйдулловның үтемле вәгазьләре белән бергә Коръән аятьләре уку, соңыннан мәҗлес кунакларының бергәләшеп намаз кылулары – ифтарга килүчеләргә рухи яктан пакълануга сәбәп булды. Тәкъбирләр әйтеп, кунаклар мул табын нигъмәләреннән, корбан итләрен авыз иттеләр, илгә-көнгә тынычлык, хәерле көннәр сорап, догалар кылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев