Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Цильна" хуҗалыгы белгечләре яңа машиналарга утырды

Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте районда гына түгел, республика һәм Россия күләмендә дә иң тотрыклы һәм нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларның берсе.

Идарә директоры Барис Гафуров әйтүенчә, дистә елга сузылган җайсыз табигать шартларында да хезмәт коллективы уңышлы гына эшләп килә, кырчылык һәм терлекчелек тармакларыннан продукция җитештерү ел саен арта бара. Монда фәнгә нигезләнгән алдынгы технология киң кулланыла.
Әле генә тарих елъязмасына кереп калган 2019 ел “Цильна” хуҗалыгы өчен уңышлы булды. Бөртеклк культураларның һәр гектарыннан уртача 50 центнердан артык ашлык суктырып алынды, аның тулаем җыемы 101126 центнер тәшкил итте. 2018 ел белән чагыштырганда 7230 центнер ашлык күберәк суктырылды. 235934 центнер шикәр чөгендере кабул итү пунктларына тапшырылды (рентабельлелек 18.1%). Иген һәм шикәр чөгендере сатудан хуҗалык кассасына 65711 һәм 37948 миллион сум акча керде. Терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр дә куанырлык. 2019 елда сыер савучылар коллективы тулаем 81362 центнер сөт җитештерде. Һәр сыердан уртача 9040 килограмм югары сыйфатлы сөт савылды (узган ел белән чагыштырганда үсеш 119 %). Хуҗалык 78348 центнер сөт сатып 185417 мең сум табыш алды. 3379 центнер ит сатудан җәмгыять кассасына 27828 мең сум акча кергән. “Цильна” җәмгыятенең 6368 гектар авыл хуҗалыгы һәм 5386 гектар сөрү җирләре бар. Биредә авыл хуҗалыгы җирләренең һәр 100 гектарына уртача 1286 центнер сөт, 57,4 центнер ит, 1588 центнер ашлык һәм 4082 центнер шикәр чөгендере җитештерелгән. Хуҗалыкта 156 кеше хезмәт куя. 2018 елда аларга 54 миллион 445 мең сум акча түләнгән булса, 2019 елда ул күрсәткеч 61 миллион 500 мең сумга җиткән (үсеш 113%). Һәр эшчән уртача 32852 мең сум хезмәт хакы алган. Икътисадый яктан нык хуҗалыкта зур – зур төзелеш эшләре бара, машина – трактор паркы яңара. Хезмәтчәннәрнең эш шартларын яхшырту буенча да күп чаралар күрелә, әле Яңа ел бәйрәме алдыннан гына бер төркем белгечләргә җәмгыять җитәкчесе Барис Гафуров яңа машиналар бирде. Алар арасында директор урынбасары Рәис Рәимов, баш агроном Фердинанд Халитов, терлекчелек фермаларын механикалаштыру инженеры Рафаил Гайнетдинов, инженер – электрик Фәннур Җәлалдинов, зоотехник – селекционер Илсөяр Хафизова һәм Айрат Сөләйманов бар иде. Яңа машина руле артына утырып кузгалгалыр алдыннан гына баш агроном Фердинанд Халитов белән аралашып алдык. “Цильна”да бик тырыш халык эшли. Игенчеләребез дә, терлекчеләребез дә, бик уңганнар. Үз вазыйфасын фидакарьлек белән башкаручы хезмәтчәннәрнең эшләре югары бәяләнә. Зур хезмәт хаклары алуыбыз, барыбызның да максималь көч куеп эшләвебезне таләп итә. Бүген менә яңа автомобильләргә утырдык. Эшләү һәм яшәү өчен бөтен мөмкинлек бар. Җитәкчебез Барис Аппаувичка Ходай исәнлек – саулык бирсен!”,- ди баш белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев