Тәҗрибәле бакчачы Алсу Абдрахмановадан язгы киңәшләр
Март – бакчачы өчен иң җаваплы һәм мәшәкатьле айларның берсе
Районда уңган, тәҗрибәле бакчачыларыбыз шактый. Шундыйларның берсе - Алсу Абдрахмановадан бакча җәйлеген мул уңышы белән сөендерсен өчен бу вакытта нинди эшләр башкаруы турында сораштык.
Алсу ханым элек елларда Яңа Кәкерле мәктәбендә озак еллар биология фәненнән балаларга белем бирде. Бакча үстерү буенча район мәктәпләре арасында үткәрелгән бәйгеләрнең күп тапкырлы җиңүчесе дә ул.
- Мартны, яз ае буларак, бакчачылар өчен иң мөһим айларның берсе дип саныйм мин. Иң беренче эшебез итеп без бу айда бакчадагы куакларның, агачларның кар астына калган ботакларын казып чыгарабыз. Март аенда кыш буе яуган кар көндез эреп, кичен туңдыру нәтиҗәсендә, боз кебек катып китә һәм ботакларны сындырырга мөмкин, бу исә уңышны югалтуга китерәчәк, хәтта җимеш агачы үзе дә корырга мөмкин,-ди Алсу ханым.
Тәҗрибәле бакчачы әйтүенчә, яшелчәчелек өчен рассадалар чәчү өчен иң кулай вакыт – март ае.
- Әче, шулай ук, татлы борычны да февральдә ук чәчәм мин үзем, чөнки ул озак шытып чыга. Ә менә помидор орлыкларын рассада ясау өчен 24 мартлар тирәсендә чәчәм. Помидорның “Верлиока”, “Розовый гигант”, “Бычье сердце” кебек сортларына өстенлек бирәм. Бу сортларны теплица шартларында да, ачык грунтта үстереп тә, мул уңыш алырга мөмкин. Салатлар ясау, тозлау өчен дә бик тәмле алар, уңышы да яхшы, салкынча һавага да чыдамнар, ди ул.
- Кыярның ел саен “Маша”, “Бабушкин секрет”, “Кураж”, “Элегант” сортларын бик теләп чәчәм һәм мул уңыш та алам. Ташкабакның “Искәндәр” сортына өстенлек бирәм. Әлеге сорт мул уңыш бирә, салат ясау өчен дә тәмле.
Яшелчәләрне теплицада да, ачык грунтта да үстерәм. Үз тәҗрибәмнән чыгып тагын шуны да әйтәсем килә - помидор белән кыярны бер теплицада үстерергә ярамый. Әлеге яшелчәләрне бер теплицага утырткан очракта берсеннән генә мул уңыш алып була. Чөнки алар икесе капма-каршы культура. Помидорга җиләс һава (сквозняк) килешә, ә кыярга исә ул бөтенләй ярамый. Помидор салкынча һавага чыдам, кыяр культурасы исә җылыны ярата. Шуңа да һәр төр культура да үзенә аерым игътибар таләп итә,-ди Алсу Абдрахманова.
Аның гөлләре дә искитмәле. Сусыл, куе яшел яфраклы булып, берсеннән-берсе матур чәчәк атып, өй түрендә утыралар. Аларның да характерын да, үстерү серләрен дә белә Алсу ханым. Һәм ул хакта башка юлысы сөйләрмен дип ышандырды.
Алсу ханымнан помидор үстерү буенча киңәшләр
Рассаданың ике-өч чын яфрагы барлыкка килгәч, аны кечкенәрәк савытларга күчереп утыртырга кирәк. Аларның зурлыгы 8х8 булу шарт. Бу савытларда рассада 20-22 көн үсә. Күчереп утырту вакытында авыру һәм хәлсез үсемлекләрне өзеп ташлыйлар. Рассаданы берничә тапкыр күчереп утыртуның сәбәбе күп. Бердән, һәр күчереп утырту үсемлекләрнең үсешен берникадәр вакытка тоткарлый һәм рассада сузылып үсми. Икенчедән, үсемлекләр кечкенә савытта булганда, тамыр системасы әйбәт үсә, чөнки артык су савытта җыелмый, шунлыктан тамырларга һава яхшы үтеп керә. Рассаданы зуррак чүлмәкләргә күчереп утыртып унбиш көн үткәч, үсемлекләрне өстәмә тукландырырга кирәк (ун литр суда бер аш кашыгы суперфосфат һәм ике аш кашыгы агач көле эретеп, шуны бер төпкә 200 грамм (1 стакан) салырга). Ун көннән соң икенче мәртәбә тукландырырга (ун литр суга ике аш кашыгы нитрофоска яисә нитроаммофоска, шулай ук бер төпкә бер стакан). Тукландыруны су сибү белән бергә башкарырга.
Помидор, борыч, баклажан үсентеләренә суны еш сибәргә кирәк, әмма яфракларын чылатырга ярамый.
Помидорны бакчаның иң кояшлы, югарырак урынына утыртырга кирәк. Алар артык дымлы урынны да яратмый. Күләгәле җирдә үскәннәренең дә уңышы түбән була. Бәрәңге үскән җирдән ераграк утыртырга тырышырга, чөнки бәрәңге фитофтороз белән авырса, ул помидорга да күчә. Төнге температура - 15 градус җылы, 10-12 см тирәнлектәге туфракта да 12 градус җылы булса, үсентеләрне ачык грунтка күчерергә була.
Һәм тагын...
Иртә уңыш алу өчен яшелчәләр утыртырга планлаштырсагыз, парникларны һәм алар утыртыласы туфракны тәртипкә китерергә кирәк булачак.
Бакчада булган карны бакча җиләге һәм кура җиләге төпләренә өяргә тырышсагыз мул уңышка өмет итәргә мөмкин.
Март аенда карлыган куакларын тикшерергә кирәк. Әгәр аларда кабарган-бүртенгән бөреләр күренә икән, аларны юк итәргә. Болай иткәндә бөре талпаныннан котылырсыз.
Яшелчәләрне иртәрәк чәчәргә исәпләгән түтәлләр өстенә торф яки көл сибеп куегыз. Алар карга тизрәк эрергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев