Реклама
Көн вакыйгасы
Тәҗрибә уртаклашу: Чүпрәлеләр Ульяновск өлкәсенең инвестицион потенциалы белән танышты
Очрашу барышында актуаль мәсьәләләр, шулай ук алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, «Формпласт» җәмгыяте җитәкчесе Данис Айнуллов, икътисад һәм инвестицияләр буенча киңәшче Илдус Вахитов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең махсус вәкиле киңәшчесе Ринат Исламов, «Рясь» җәмгыяте директоры Айрат Усманов, икътисад бүлеге башлыгы Фәнил Җамалетдинов, ИК җитәкчесе Роберт Низамов составындагы делегация Ульяновск өлкәсенең Чердаклы районы «Заволжье» индустриаль паркында һәм «Ульяновск» икътисадый зонасында булдылар.
Эш сәфәренең максаты булып, Ульяновск өлкәсе бизнес вәкилләре һәм сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу, яңа инвесторларга ярдәм итү юлларын һәм сату юнәлешләрен эзләү, Ульяновск өлкәсенең икътисадый зоналарындагы өстенлекләр белән танышу, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату тәҗрибәсен өйрәнү торды. Сәфәр Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырылды.
Эшче төркем «ULNANOTECH» Нанотехнология үзәге мәйданчыгында булды, анда молекуляр-генетик диагностика, югары нык бетон һәм конструкция материаллары, функциональ япмалар, металлометрик композитлар, электрон җайланмалар эшләү юнәлешләре буенча лабораторияләр урнашкан.
Ульяновск өлкәсенең инвестицион потенциалы презентациясендә үсеш корпорациясе вәкилләре перспективалы инвестицион мәйданчыклар һәм төбәктә инвесторларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләделәр.
Аннан делегация «Заволжье» индустриаль паркын карады. Әлеге парк территориясендә 35 инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Машина, станоклар төзелеше, авиация үсеше, җил энергетикасы һәм композит материалларының яңа тармакларын формалаштыру буенча эшләр алып барыла.
Чүпрәлеләр Ульяновск өлкәсенең Баратай авылындагы «Тепличное» теплица комплексына да булды. «Баратай яшелчәсе» буларак данлыклы әлеге комплекста яшелчә, җиләк-җимеш, һәм чәчәкләр үстерәләр.
Күршеләребез - Ульяновск өлкәсенең киләчәге өметле буласын билгеләп үтәсе килә. Биредә бүгенге көндә күп кенә тармакларда аеруча кызыклы һәм актуаль булган хемәттәшлек һәм уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча уңышлы тәҗрибә тупланган.
Сәфәр бик кызыклы һәм нәтиҗәле булды. Чүпрәлеләр үзләре өчен күп яңалык үзләштерделәр, тәҗрибә тупладылар. Якын арада кайбер идеяләр һәм проектлар район территориясендә дә тормышка ашырылыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев