Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ТР Президенты Нурлатта яшәүче Кириллга яңа ел бүләге - планшет бүләк итте

 Рөстәм Миңнеханов «Теләк чыршысы» акциясендә катнашып, Нурлат шәһәрендә яшәүче Кирилл исемле малайның хыялын тормышка ашырды.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кирилл планшет хакында күптәннән хыялланган. Һәм менә бүген Яңа ел алдыннан ТР Президенты Кириллның әлеге теләген тормышка ашырды һәм аңа Рөстәм Миңнеханов исеменнән  көтелгән бүләк тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов  ТР Дәүләт Советы утырышында  “Теләк чыршысы”ннан открыткалар өзеп алып, инде ике баланың хыялын үтәде.

Татарстан Президенты 11 яшьлек  Әмирхан Садыйков белән вертолетта очты, ә алты яшьлек Данис янгын частендә булды һәм бүләккә янгын каскасы алды.

«Теләк чыршысы» акциясе «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты белән үткәрелә.  Бу акциядә РФ Президенты В.В. Путин да катнашты. Россия Президенты Ставрополь шәһәреннән 10 яшьлек Андрейның Кызыл Аланда булу теләгән хыялын тормышка ашырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев