Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ТР Президенты Фәррах Хәйретдиновка Рәхмәт Хаты тапшырды

Фәррах Хәйретдинов-Бөек Ватан сугышы һәм янгын сагы ветераны. 28 декабрьдә аңа 101 яшь тула!

Очрашу Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе вакытында узды, дип хәбәр итә Татар-информ. 
Ветеран белән әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов  аның туган көнен бәйрәм итүдә катнашу теләге барлыгын,  әмма  эш графигы тыгыз булу сәбәпле, моны эшли алмавын белдерде. Шулай да  Фәррах Хәйретдиновны туган көнендә котларга Президент, һичшиксез, вәгъдә бирде.
Фәррах Хәйретдинов - дүрт сугышны батырларча үткән, хәрби разведкада хезмәт иткән Бөек Ватан сугышы һәм янгын сүндерү хезмәте ветераны.  Аның хәрби юлы Халкинголда  башлана һәм Берлинга кадәр дәвам итә.
 1946 елда сугыштан соң майор буларак Казанга кайта. 1947 елда  синтетик каучук заводында аппаратчы  булып эшли башлый.  Завод каршында 13 нче янгын часте төзелә, биредә ул хезмәт эшчәнлеген 1951 елда өлкән сержант дәрәҗәсендә  бүлек  командиры буларак башлый. Лаеклы ялга 1970 елда китә, шулай да хезмәтен 1995 елга кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев