Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин: «Бүгенге сайлаулар - безнең киләчәгебез»

Депутат ТР Чүпрәле районында сайлау участокларында булды

Бүген, 2024 елның 17 мартында, ТР Чүпрәле районындагы сайлау участокларында ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин булды. 

ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров озатуында депутат берничә сайлау участогында булды, урыннарда эш барышы белән танышты, эшнең тиешле дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үтте.

- Барысы да бер-берсен котлый. Чыннан да бәйрәм. Һәм көне дә шундый кояшлы, үзенчәлекле атмосфера бирә. Без балаларыбызның киләчәге, илнең киләчәге өчен тавыш бирәбез. Барыбыз да яхшы булсын. Бүгенге сайлаулар - безнең киләчәгебез, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин.

РФ Президентын сайлау өч көн узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев