Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Түбән Чәке авылы мәчетендә “Намаз уку” бәйгесе үтте

Һиҗри исәп буенча 1442 ел,  Мөхәррәм аеның беренче көнендә Түбән Чәке авылы мәчетендә зур бәйрәм булды. 

       Һиҗри исәп буенча 1442 ел,  Мөхәррәм аеның беренче көнендә Түбән Чәке авылы мәчетендә зур бәйрәм булды.  Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Науметов һәм район мөслимәләре берлеге рәисе, мөхтәсибәтнең мәдрәсәләрдә “ял көне” укуларын оештыру бүлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова  Түбән Чәке авылы мәхәлләсендә булып мәхәллә халкы белән очраштылар  һәм  балаларга дини гыйлем  бирү эшләре  белән таныштылар. Озак еллар Чәке авыл халкының сәләмәтлеген кайгыртып яшәүче, ә соңгы елларда Аллаһ юлында гамәл -гыйбәдәтләр кылып башкаларны да шушы юлга бастыру нияте белән балаларга дин гыйлеме бирә башлаган мөгаллимә Мубинова Рузания Атаулла кызының  эшчәнлегенэ бәя бирелде. Аның тарафыннан әзерләнгән балаларның  “Намаз уку” бәйгесе үтте .  Бәйрәм Түбән Чәке авылы имам-хатыйбы Радик Сабир улының коръән укуы белән башланып китте. Бу чара ТАССР ның 100 ел, районыбызның 90 еллыгы  һәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “ Туган тел елы”  уңаеннан оештырылган иде  . Программаны балаларның азан әйтү, туган якка багышланган шигырь уку бәйгеләре тулыландырды.

        Бәйгедә балаларның чыгышлары өлкән яшьтәгеләрнең тәбрикләү сүзләре  белән чиратлашып барды; Район мөхтәсибе Данир хәзрэт Шәрәфетдинов, авылның имам-хатыйбы Радик Сабир улы Сафин, Район мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова, авыл мөслимәләре белән эшләүче Алсу Гомәр кызы үтемле вәгазләр сөйләделәделәр барлык мөселманнарны яңа ел белән тәбрик иттеләр. Шулай ук  авыл халкы исеменнән һәм балаларның әти-әниләре исеменнән чыгыш ясаган Гөлгенә Мөшәрәпова һәм Фирүзә Загидуллиналар Рузания ханымның балаларга биргән дини гыйлемнәреннән бик тә разый булып, зур горурлык хисе тоеп бу эшнең дәвамлы булуын теләделәр.

      Мөхтәсибәт тарафыннан  бу бәйгедә катнашкан балаларның чыгышлары уңай бәяләнде. Шушы бәйгене үткәрүдә күп көч куйган Түбән Чәке авылы имам-хатыйбы , Радик Сабир улына , мөгаллимә Рузания Атаулла кызына  һәм дә бәйгедә катнашкан  һәрбер балага мөхтәсибәтнең һәм Түбән Чәке авылы мәхәлләсе исеменнән  “Рәхмәт хаты” һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде , шулай ук яңа ел күчтәнәчләре таратылды.

”Таиф” компаниясе исеменнән  балаларга дини китаплар тапшырылды. Бәйге балаларның татлы ризыклар белән тулган өстәлләр артында чәй эчү белән төгәлләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев