Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Чүпрәле укучылары белән очрашты

Очрашуда район башлыгы Марат Гафаров та катнашты.

1 номерлы Ииске Чүпрәле урта мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре, Тукай, Җәлил, Алиш бүләкләре, Андерсен исемендәге Халыкара Диплом иясе, җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы  Миңнуллин белән очрашу узды. 

-Чүпрәледә күптәннән булганым юк иде. 30 еллап вакыт узгандыр. Без өч дус: Рәдиф Гаташ, Зиннур Насибуллин һәм мин көзен, урамнарга кереп булмаслык балчык вакытта Чүпрәлегә килеп төштек. Рәдиф Гаташның ботнкасы кап-кара балчыкка батып та калган иде әле,-дип көлдереп алды үзенең сәламләү чыгышында халык шагыйре. –Шулай да Чүпрәле минем өчен чит-ят түгел. Биредән чыккан күп кенә шәхесләрне беләм,  дусларым күп, якташыгыз Зәки Нурины кул астында да эшләргә туры килде миңа.

 Роберт Миңнуллин үз шигырьләрендә балалар образларын төрле яктан ачып күрсәткән шагыйрь . Алар шаян да, тапкыр да, эшчән дә, кыю да, патриот та. Аның шигырьләре бер сулышта укыла торган дип әйтсәк тә була.  “Күңелдә шигырь  ничек туа?”. Әлеге сорауны  биргәндә Роберт Миңнуллин болай диде:  

-Мин беркайчан да менә хәзер шигырь язам дип утырмадым. Ул күңелдә каядыр барганда, кайтканда барлыкка килә, “өлгереп җитә”. Аннан соң гына аны кәгазь битләренә төшә.

Шагыйрьнең иҗатында  әниләр темасы да күпләп урын алган. Бу уңайдан шагыйрь әниләрнең җир йөзендә һәркем өчен кадерле зат икәнлеген билгеләп үтте.  Әниләр турында күпләп иҗат итүе дә аның әнисе тәрбиясендә генә дә үсүенә бәйле.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Гаиләдә алар биш бала булалар. Иң төпчекләрен 1 яшь тулмаган була, әтиләре бакыйлыкка күченә. Әниләре Гөлҗәүһәр ханым аларны олуг, мәртәбәле кешеләр булып үссеннәр өчен бар көчен куя.

Робер Миңнулинның  иҗат юлы  «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшләүдән башлана.   Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла.

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. 

Роберт Миңнуллин — тәҗрибәле журналист та,  депутат та.  Озак еллар «Казан утлары» журналында — бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә — баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында мөхбир, баш редактор булып эшли. 1995—1999 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000—2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988—1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан — Татарстан халык депутаты, 1990—1995 елларда — Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан — Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан — «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлар», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», «Сәхнә», «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы булып хезмәт куя.

Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Шаяртып үзе әйткәндәй:  “Бабай инде без хәзер,әмма балалар шагыйре булгалыктан балалыктан гына чыгып булмый”,-ди.

Робер Миңнуллин  Чүпрәлегә  буш кул белән килмәгән иде.  Үткән ел ул  70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте һәм әлеге уңайдан “Бәхетле вакыйгалар”  (”Счастливые истории”)  фонды,    шагыйрьнең иҗатына багышланган  эссе-сочинениеләр бәйгесе  үткәрде.  Шушы бәйгедә  1 номерлы  Иске Чүпрәле урта  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты, сәнгать укытучысы  Флера Яруллина җитәкчелегендә  6-б сыйныфында белем алучы кызлар: Әхмәтшина Камилә, Әхмәтова Эльвина, Низамова Гүзәл, Камусина Рената, Шәрәпова Айзилә  актив катнашып, җиңү яуладылар. Очрашуда исә алар  шагыйрьнең үз кулыннан  шәхси автографы белән китаплар, дипломнар белән бүләкләнделәр. 

Роберт Миңнуллин Чүпрәле укучыларының әдәбият, иҗат, сәнгать  белән кызыксынуларына соклануын белдерде. Киләчәктә дә туган телебезне  саклауга, үстерүгә юнәлдерелгән шундый бәйгеләрдә катнашуларын теләп калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев