Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстаннан 105 бала Мәскәүдәге Яңа ел чыршысында катнаша

25 декабрьдә Мәскәү шәһәренең Зур Кремль сараенда традицион Яңа ел чыршысы үткәрелә.

Быел Татарстаннан тантанада 105 бала катнаша.
Бу, барыннан да элек, олимпиадаларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмалар активистлары, фәнни берләшмә катнашучылар. Чакырылган балалар арасында шулай ук батырлыклар ясаган балалар да бар. Әйтик, 9 яшьлек суда батучы  малайны коткарып калган Илфат Әюповның үзенә нибары 13 яшь кенә. 
Илфат бу көнне искә алып:
- Мин елгада балык тоттым ул көнне.  Күпер аша велосипед белән чыкканда  бер малай елгага егылып төшкәнлеген күрдем. Мин шунда ук аның артыннан сикердем һәм аны коткардым. Мәктәптә мине медаль белән бүләкләделәр. 
Елизавета Куркина җырлау белән җиде яшьтән шөгыльләнә. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашкан һәм күптапкырлар җиңгән.
ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова билгеләп үткәнчә, әлеге тантанага иң алдынгылар  бара.  Сәфәр алдыннан аларга ТАССР символикасы төшерелгән шапка һәм шарф тапшырганнар, шулай ук барлык кирәкле документларны тикшергәннәр. Әлбәттә инде, барлык балалар да тиешле медицина күзәтүе узган. 
Балаларны тантана алдыннан РФ Президенты Владимир Путин резиденциясе урнашкан  Кремль һәм шәһәр буйлап экскурсия көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев