Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстанлыларага шикле предметларга тап булганда нишләргә кирәклеген аңлаттылар

Красногорскта 10 яшьлек малайның урамда табылган 10 сумлык купюраны алганда кул учларына зыян килгән.

Красногорскидагы фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шикле предметлар табылганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр.

ЯРАМЫЙ:

  • тотарга, күчерергә яки предметны ачарга;
  • янәшәдәге кәрәзле телефоннан файдаланырга;
  • табылдыкка балаларны һәм башка кешеләрне кертергә.

КИРӘК:

  • кичекмәстән куркынычсыз җиргә китәргә;
  • табыш турында 112 номеры буенча хәбәр итәргә;
  • әйләнә-тирәдәгеләрне кисәтергә; 
  • белгечләр килгәнне көтәргә.

Балаларга— аеруча игътибар!

  • Балаларга урамда табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга, акчаларга кагылмаска кирәклеген аңлатырга кирәк; 
  • теләсә нинди шикле табыш турында олыларга шунда ук хәбәр итәргә өйрәтергә; 
  • 112 номерына шалтыратырга кирәклеген өйрәтергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Красногорскта 10 яшьлек малайның урамда табылган 10 сумлык купюраны алганда кул учларына зыян килгән. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев