Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанда беренче никах теркәлде

Татарстанда 2020 елда беренче никахлашу тантанасы Яр Чаллы шәһәрендә узды.

Бу хакта «Челнинские известия»газетасы хәбәр итә.

Яңа елның беренче көнендә узган тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты. Ул яшьләрне котлады, аларга беренче гаилә документы – никах турында таныклык, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында күкрәк билгесе тапшырды һәм көнкүреш техникасы сатып алуга сертификат тапшырды.

Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Зарипова автокалада никахлашу Сараеның 2008 елда эшли башлавын искәртеп, биредә беренче тапкыр никах теркәү 1 нче гыйнварда узуын билгеләп үтте.

Татарстанда ЗАГСлар иртәгә үз эшен башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев