Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанда 22 апрельдән янгынга каршы режим кертелә

Штрафы зур, бәласе тагын да зуррак

Татарстанда 22 апрельдән янгынга каршы режим кертелә. Ул табигый янгыннарны, шулай ук кешеләр яшәгән урыннарда янгыннар килеп чыгу куркынычын киметү өчен эшләнә, ди Буа һәм Чүпрәле буенча янгын күзәтчелеге инспекторы, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Илдус Вәлиуллин.

Аның аңлатуынча, янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын хәвефсезлеге буенча өстәмә таләпләр куела. Әйтик, учак кабызу, коры үлән яндыру тыела, урманнарга баруын чикләнә һәм башкалар. 

Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен түбәндәге штрафлар карала:

—гражданнарга — 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;

— вазифа биләүчеләргә — 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;

— юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген алып баручыларга — 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;

— юридик затларга — 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Янгынга каршы режим 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев