Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәледә ифтар мәҗлесендә катнашты

Рамазан аенда ураза тотучылар өчен ифтар ашлары уздыру - борынгыдан килгән гадәт. Аларны  өйләрдә дә, мәчетләрдә дә оештырганнар.  Хәдистә дә : “Рамазан аенда ураза тотучыны тукландырсаң, үзен дә ураза тоткан савабын алырсың”, диелә.

19 сәгать дәвамында ашау-эчүдән тыелып торган мөселманнар уңган абыстайлар пешергән тәмле ризыкларны авыз итәләр, иңгә-иң басып, җәмәгать намазларын укыйлар, ислам гадәтләре белән якынрак танышалар, гаилә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыталар. Бер

Чүпрәледә дә район башлыгы тарафыннан мөселманнар өчен ифтар ашы оештырылуы  -күркәм бер традиция.  Рамазан аеның 15нче көнендә быел да район башлыгы Марат Гафаров тарафыннан бирелгән ифтар ашы табынына 100ләп  авыл имамнары,  мөслимәләр , авыл җирлекләре  башлыклары,  ураза тотучы мөселманнар  килде.  Изге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Камил хәзрәт Чүпрәле районында Изге Рамазан аенда үткәрелә торган чаралар белән танышты. Районбыз мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов  мәчетләрдә дини укулар, балалар өчен рухи-әхлакый чаралар оештырылуы турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә районда егерме алты мәчетнең уңышлы эшләвен билгеләп үтте.

Район башлыгы Марат Гафаров  изге Рамазан ае белән тәбрикләп,  игелекле гамәлләрне  бу айда гына түгел, башка вакытта, ел дәвамында, һәр көнне кылырга чакырды, бер-беребезгә  хөрмәт белән, ярдәм итешеп яшәргә өндәде. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле халкына Рамазан аеның һәм Коръән укуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде. Ул милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклау, үстерү төрле иҗтимагый проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертә дип билгеләп үтте.

Алга таба мөселманнар авыз ачып, ахшам намазы һәм Коръән аятьләре укыды.  Очрашу мул ифтар ашы әзерләнгән табын артында  илебезгә, төбәгебезгә иминлек, бәрәкәт, елның  уңышлы булуын  сорап,  күмәк рәвештә дога кылу белән төгәлләнде.

Ифтар ашын үткәрүдә ярдәм иткән Альфред Низамовка, район тармак технологияләре техникумы дирекциясенә, коллективына, аш-су осталарына рәхмәтләр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев