Татар Убие тарихын барлаган китап дөнья күрде
Рухи кыйммәтләр
Татар Убие авылының 200 еллык тарихы турында китап, ике ел язылганнан соң, дөнья күрде. Күләме ягыннан ул 400 битне үз эченә алган. Авторы - танылган журналист Әлфия Самат.
Бүген авылда 11 йорт бар, аларда илледән артык кеше яши. Ә бәйрәмгә халык күп кайткан иде. Авыл мәчете янындагы мәйданда авылдашлар кочаклашып, елашып күреште. Китапның басылып чыгуына багышланган тантана әнә шундый бәйрәм бизәкләренә күмелде. Бу урында күренекле язучыбыз, шагыйрь Фәнис Яруллинның шигырь юллары хәтердә яңарды.
“Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.”
...Әйе, туган як, туган җир, туган авыл... Һәр кеше өчен изге, газиз, кадерле ул. Барыбызның да туган йорты, туган авылы бар. Ә һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш һәм якын. Бөек Ватаныбыз да туган авылдан башлана.
Татар Убиеның да иң зур байлыгы – аның халкыдыр. Әллә ни зур булмаган авылдан гына да хөрмәткә лаек күп кеше чыккан. Шушы китапта Татар Убие тарихыннан тыш алар турында да зур-зур язмалар урын алган. Татар академия театры артисты, ТАССРның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны районыбызның һәм республикабызның горурлыгы Һидият Солтановны, журналист, тарихчы, озак еллар Татарстан китап палатасы директоры булып эшләгән Әхмәтшакир Булатовны, күренекле дин эшлеклесе Әхмәтсафа Вәлишевны да әлеге авыл үстергән. Аларга да шушы авылның гүзәл табигате яшәү һәм иҗат өчен көч, илһам һәм дәрт биргән.
Тантанада чыгыш ясаучылар әйтүенчә, туган як тарихын өйрәнү эшен шушы авылда туып-үскән Җәмил Әсмәтуллов башлап җибәргән. Үзе читтә яшәсә дә, күп кенә материалларны да ул туплаган. Рәхимсез үлем генә аны бик иртә алып киткән. Мәгълүматлар да басылмый калган. Аның турында авыл халкы күз яшьләре белән искә алды. Вафатыннан соң Саҗидә ханым (Җәмилнең тормыш иптәше) бөтен язмаларны журналист Әлфия Саматка тапшыра. Китапны язу ике ел дәвам итә. Әлфиянең сүзләренчә, аңа күп архивларда булырга, өлкән буын кешеләре белән еш аралашырга, тарихчылар белән очрашырга туры килгән. Материаллар туплауда Уби авылыннан Владимир һәм Алексей Ярухин, Татар Убиеннан чыккан кешеләр зур ярдәм күрсәткән. Ә менә бастыру өчен матди булышлыкны Җәмилнең хатыны Сәҗидә ханым һәм Татар Убие авылы кешесе Фоат Солтанов үз өстенә алган.
–“Татарның үз Убие бар” дигән китапта әлеге авыл юкка чыга баручы авыллар исемлегенә кертелгән. Әмма соңгы елларда шәһәрләрнең шау-шулы тормышыннан туйган өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең туган якларына кайта башладылар. Алар авылда яңа йортлар салалар, искеләрен төзекләндерәләр, хуҗа-лыкны торгызалар, бакчачылык һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр. Татар Убие искиткеч матур, экологик яктан бик чиста урында урнашкан. Бәлки монда да кайтучылар булыр,- ди авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин.
– Алга куелган максатка ирештек дип уйлыйм. Авылыбыз турында шактый күп белешмә алдык. Данлыклы, эшчән кешеләрен, аларның гүзәл эшләрен күрсәткән китап дөнья күрде. Еллар үтсә дә буыннар чылбыры өзелмәсен, авылның тарихын балаларыбыз, оныкларыбыз да укысын, белсен иде, - ди Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, шушы авылда туып-үскән һәм хәзерге вакытта Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе директоры булып эшләүче Лилия ханым Нәсыйбуллина, тарихчы һәм күп җырлар авторы Иршат Закиров та китапның ни дәрәҗәдә актуаль икәнлеге турында сөйләделәр. Чара башында ук Иршат Закиров язган “Әй, Татар Убием!” дигән җырны Айгөл Абязова зур осталык белән башкарды.
Шулай итеп, кечкенә генә Татар Убие халкының борынгыдан килгән тарихын раслаучы китап – буыннан-буынга тапшырылачак ядкәр дөнья күрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев