Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Тагын бер чүпрәлеленең коронавирус йоктыруы билгеле булды

Коронавирус хроник авыруларны кузгатуы, көчәйтүе белән куркыныч.

Татарстанда коронавирус белән авыраучыларның тәүлеклек күрсәткече азайса да, бөтенләй бетмәде. Районда да бу шулай ук. Бу атнада тагын бер райондашыбызның үзендә коронавирус чирен йөртүе ачыкланды. Район үзәк хастаханәсендәге вакытлыча госпитальдә дә бүгенге көндә 24 кеше пневмония чиреннән дәвалана.

Авыруга каршы прививка ясату да дәвам итә. 600гә якын райондашыбыз әлеге процедураны узган. Прививка ясату һәркемгә, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, тәкъдим ителә. Иң күп вакцина ясатучылар да өлкәннәр икән. Бу турыда район үзәк хастаханәсе табибы Надир Таһиров белдерә.

–Коронавирус хроник авыруларны кузгатуы, көчәйтүе белән куркыныч. Моны аңлаган һәм үз сәламәтлеген кайгырткан өлкәннәребез актив рәвештә прививка ясата, -ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев