Сыерларга, кәҗәләргә субсидия бирелә
Көн вакыйгасы

Сыерларга, кәҗәләргә субсидия бирелә

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар савым сыерларын, кәҗәләрне  тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар тапшыра алалар.

Гаризалар һәм документлар 2021 елның 25 июненнән 25 июленә кадәр авыл (район, шәһәр) җирлеге башкарма комитетына яисә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә тапшырыла.

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар, шулай ук,   «Минем субсидияләр» электрон мәгълүмати системасы, я булмаса шушы ук,  мобиль кушымта аша да  гариза һәм документлар тапшырырга хокуклы.

Субсидияләр агымдагы елының 1 январена  шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданга  бер тапкыр  бирелә:

–бер савым сыеры булучыларга: бер баш сыерга 2300 сум күләмендә,

–ике савым сыеры булучыларга: бер баш  сыерга 3300 сум исәбеннән чыгып,

–өч һәм аннан күбрәк савым сыеры булучыларга: бер баш сыерга 4300 сум исәбеннән чыгып,

Бер баш савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиенә 500 сум түләнелә.

Гаризалар тапшыру буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе турында  Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында да урнаштырылган.

Рамиль Низамов, Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары:

–Субсидияләр тапшыру буенча документлар кабул итү эшен башладык. Хуҗалыкларында сыерлар,  савым кәҗәсе һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтие асраучылар гариза белән бергә паспорт, ИНН, акча күчерү өчен банк реквизитлары, ветеринария идарәсе белән төзегән килешүне (кәҗәләргә кирәкми) һәм салым бурычлары булмаулары турындагы белешмә китерергә тиеш. Соңгысын ТР Дәүләт һәм хезмәт порталыннан, күпфункциональ үзәктән, салым түләүче шәхси кабинеты аша да ала ала. Шулай ук, җирлек Башкарма комитетында да әлеге белешмәне алырга ярдәм итәбез.

Үткән ел Иске Чүпрәле авылы җирлеге буенча 186 сыерга һәм 110 кәҗәгә субсидияләр бирелде. Шуны да искәртеп үтәсе килә, субсидияләр агымдагы елның 1 январена кадәр алынган терлек саныннан чыгып түләнә. 1 январьдан соң алынган сыерлар һәм кәҗәләр өчен  субсидияләрне авыл халкы киләсе елга гына ала алачак.

 


Нет комментариев