Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сумы-сөтме: Чүпрәледә халыктан җыела торган сөтнең бәясе нигә түбән?

Чәршәмбе көнне районда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан, республиканың Баш ветеринария идарәсеннән килгән комиссия эшләде

 

Безнең районда халык хуҗалыгында 5256 баш савым сыеры асрала. 2023 елга савым сыерлары саны 92 башка арткан. Шул ук вакытта сыерлар санын киметкән авыл җирлекләре дә бар. Савым терлегенең кимүен район башлыгы Марат Гафаров сөтне сатып алу бәяләренә карап бәяләргә дә кирәк, ди.

Ә халыктан сатып алына торган сөт бәясе район күләмендә -23 сум 82 тиен. Моның республика буенча да иң түбән күрсәткеч икәнен ТНВның “Адымнар” программасы да күтәреп чыкты. Социаль челтәрләрдә дә бу уңайдан көчле фикер алышулар бара.

Фикерләр төрле. Әйткәнемчә, чәршәмбе көнне районга комиссия килде. Алар безнең территориядәге сөт кабул итү, эшкәртү пунктларында булдылар. Комиссия нәтиҗәләрен, сөт кабул итү предприятиеләре җитәкчеләре, сөт җыючылар, сөт җитештерүчеләр фикерен тыңлап карар кабул итү өчен район башлыгы Марат Гафаров аларны үзенә җыйды. Һәм җыелыш башланыр алдыннан ук үзенең фикерен әйтте: “Безнең районда күрше районнарга караганда түбәнрәк сыйфатлы сөт җитештерелә дип уйламыйм. Ә сөткә бәя Чүпрәледә нигә түбәнрәк?” Әлеге сорауга җаваплар да төрле булды.

Артур Шәмсиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге начальнигы:

Комиссия үз эшен Кече Чынлы авылындагы Фәнил Җәббаровның сөт кабул итү һәм эшкәртү цехын караудан башлады. Аннан соң район үзәгендәге “Рассвет” һәм “Исток” предприятиеләрендә барган сөт кабул итү процессын да күзәттек.

Эш процессын тикшерүдән соң туган фикер – районда сөт тапшыруга булган карашны үзгәртергә кирәк. Гади генә бер мисал. Сөт машинасы авыллардан килә, аны эшкәртү цехына фильтр аша суыртып алалар. Сөтнең сыйфаты әйбәт булганда әлеге фильтр 20-25 тонна сөтне чистарта ала. Ә сезнең районда аны һәр тонна саен алмаштыралар. Халыктан җыелып тапшырыла торган сөт, беренчедән, сыйфаты ягыннан түбән, икенчедән, тыгызлыгы, майлылыгы белән дә ГОСТ таләпләренә туры килми. Ә сыйфатсыз сөтне эшкәртү өчен чыгымнар да күбрәк тотыла, билгеле. Һәм ул бик тиз әчи дә. Мин монда бары тик халык белән күрешеп, аңлашып тапшыра торган сөтләренең чисталыгын, сыйфатын тәэмин итүне сорарга кирәк, дип саныйм. Сөт эшкәртүче заводлар иң беренче чиратта сөтнең күләменә һәм сыйфатына карый.

Җыйган һәм китереп тапшырган 1 литр сөтнең аермасы 3 сум. Ягъни сөт җыючы иртә таңнан торып шул 3 сум өчен эшен көйли, машина тота, салымын түли килеп чыга. Республиканың барлык районда да диярлек сөт җыючылар хезмәте литрына 3 сумнан бәяләнелә. Сезнең район буенча да монда тайпылыш юк. Бары тик, әйткәнемчә, халыктан алына торган сөтнең сыйфатын тәэмин итәргә кирәк.

Габдулхак Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары:

-Сөттәге суны да, аның пычраклыгын да бик җиңел ачыклап була. Бары тик атна саенмы, ай саенмы анализ алу, тикшерүләр оештыру кирәк. Соңгы атнада “Исток” ка китерелә торган сөтнең сыйфаты яхшырган бит, әнә. Монда инде авыл халкы да бер-берсенә контрольлек итәргә, бер уйда булып сыйфатлы сөт кенә тапшырырга кирәктер, минемчә. Безнең Кукмара, Аксубай якларында сөткә су кушу юк, мәсәлән. Халык ниндине сава, аны чиста итеп ике кат марля аша сөзеп, чыгарып тапшыра. Бәясе дә югарырак -28-30 сум.

Айрат Иматдинов, райондагы ветеринария участогы җитәкчесе:

-Без сөт җыю пунктларында айга бер тапкыр лаборатор тикшерүләр үткәрәбез. Сөтнең майлылыгы, аксымы стандартларга туры килсә дә, чисталык ягыннан “аксый”, төрле кушылмалар барлыгы, әче булуы һәр тикшерүдә ачыклана. Соңгы ике атнада тикшерүләр булачагы игълан ителүгә карамастан, алынган 600 пробаның 143ендә сөткә су кушылганлыгы ачыкланды. Су күләме дә аз гына түгел – кайчакта 24% чамасы чыга.

Сергей Искендеров, Зур Аксу авылыннан сөт тапшыручы:

Минем ике сыерым бар. Көнгә 30 литрлап сөт сатам. Сөткә бәяләрне түбән дип саныйм. Болай барса, халык сыер тотуны кирәк дип санамас, дип уйлыйм. Минем туганымның 7 сыеры бар иде, мәсәлән, узган ел көзен файдасы юк, дип барысын да сатты. Сарыклар тота хәзер. Эшкәртүчеләр өчен сөтнең файдасы бардыр, инде ул. Үзләренә файда калмаса, җыймаслар иде, йөрмәсләр иде.

Сөтнең сыйфатына килгәндә, монда сөт җыючылардан да күп нәрсә таләп ителә. Сөт туплана торган мичкәләрне юалармы алар, каплап йөртәләрме... барысын да карарга кирәк.

Айрат Усманов, “Исток” сөт эшкәртү комбинаты:

Халыктан җыела торган сөткә бәя түбән дибез. Ә без җитештерә торган продукциягә бәя югары дип уйлыйсызмы? Мәсәлән, без майны чип-чиста каймактан, ГОСТның иң югары таләпләренә туры китереп җитештерәбез. Шуны бездән көзлеген 1 кг.мын 380 сумнан сатып алырга сорадылар. Әзер май. Кискәлә дә кибетләргә чыгар. Ә кибетләрдә май ничә сум?! Һәр эшнең дә үз авырлыклары бар инде аның. Без халыкны алдарга да, алар хакына баерга да тырышмыйбыз. Бу мөмкин дә түгел. Завод төзедек, кешеләр эшләтәбез, продукцияне урнаштыру юлларын эзлибез – бөтен тырышлык башлаган эшне ярты юлда калдырмау.

Сөт тапшыручылар белән исәп-хисапны 1 литр сөткә уртача 26 сумнан ясыйбыз. Алар инде аның 23 сумын халыкка бирә. Сыерлар асраучы сөтен заводка үзе дә китерә ала. Ул чакта, билгеле, 26 сум аныкы була. Үзебез исә сөтләтә саткан очракта 28-28,5 сумнан сатабыз. Шул 2 сум 50 тиен аермага ул сөтне чистарт, суыт, стандартларга туры килерлек итеп эшкәрт. Моның өчен күпме җиһаз, кеше эшләтергә, электр энергиясе, транспорт чыгымнары күрергә кирәк. Сөткә бәяне аның сыйфаты яхшырганда гына күтәреп булачак.

Фиркать Камалов, “Рассвет” предприятиесе:

Сөтне халыкның капка төбеннән килеп алабыз, акчасын да сөт җыючылар капка төбенә китереп бирәләр. Айныкын-айга, вакытында хисап ясап барабыз. Ә крестьян-фермер хуҗалыклары безгә сөтне үз транспортларында ташыйлар. Аларда җитештерелгән сөтнең сыйфаты да башка – шуңа да аларга 1 литрына 26 сумнан түлибез. 30 сумнан җыючылар бар, дисез. Алар шулай вакытында исәп-хисап ясап барамы икән соң? Булды шундый бер вакыйга, 5 баш сыер асраучы танышым югарырак булган бәягә кызыгып ай буе сөтен башка районнан килгән сөт җыючыга тапшырган. Тегесе 1 айдан соң бөтенләй килмәгән. Бер ай буе тапшырган сөтенең акчасын да ала алмады.

Фәнил Җәббаров, сөт эшкәртү цехы җитәкчесе:

Һәрвакыт шулай булды инде ул: бирүче өчен күп, алучы өчен аз. Терлек азыгына түгел, электр энергиясенә, ягулык-майлау материалларына да бәяләр артып тора бит. Илдә базар шартлары хөкем сөргәнлеген дә онытмаска кирәк.

Без үзебез Кече Чынлыда халыктан кергән сөтне сыйфатсыз, дип әйтә алмыйбыз. Бу уңайдан халык белән аңлаштык баштан ук. Дөрес, исәп-хисапны да 24-25 сумнан ясыйбыз. Җәй көне төшә бераз бәяләр, көзен-кышын азрак күтәрелә. Җәйлеген исә ул сөтне кая да итәргә юк. Безнең якның “бәхетсезлеге”дер инде ул – якын тирәдә сөт продукциясе җитештерүче эре-эре холдинглар юк. шундыйлар булган очракта, билгеле, базар шартларында алар бәяләрне көйләр иде.

Белгечләр фикере уртак – тапшырыла торган сөтнең сыйфатын яхшыртырга кирәк. Әмма, сөт тапшыручыларның барысы да сөткә су куша, дип әйтеп булмый бит инде. Шуннан чыгып, ветеринария хезмәткәрләренә сөткә ешрак анализ алып, кайсы шәхси хуҗалыкның сөте сыйфатсыз булуын ачыкларга һәм сөт җыючыларга да исәп-хисапны шуңа нигезләнеп ясарга, ягъни яртысы су булган сөт өчен азрак түләргә кирәк, дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.

Әмма киңәшмәдә һәркем үз сәбәбен китереп, “юрганны үзенә тартса да”, район башлыгы Марат Гафаров йомгакны “Күрше районнарда сөт бәясе 24 сум икән, ул бездә дә 24 сум булырга тиеш”, дип ясады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев