Сугыш хатын-кыз йөзле түгел: Чүпрәледә игелекле акция башланды
Чүпрәледә оешма җитәкчеләре игелекле акция оештырдылар
Район халкын социаль яклау идарәсе начальнигы Зөлфия Юсупованың сүзләренә караганда, бүген районда 94 сугыш ветеранының тол хатыны яши. Бөек Ватан сугышын кичкән биш ветеран бар, аларның берсе яу кырыннан инвалид булып кайткан.
Районның оешма һәм предприятие җитәкчеләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан аларга мораль һәм материаль яктан ярдәм итүне күздә тотып, һәркайсының өендә булырга, тормыш – көнкүреше белән танышырга, хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә карар кылдылар.
Хәзерге вакытта Иске Уби авылында гомер кичерүче Елизавета Чернова белән Анна Иванова да тыл калган хатын – кызлар. Елизаветаның булачак ире Михаил сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Елизавета да 1941 елның 22 июнендә унынчы сыйныфның соңгы имтиханын тапшырган көнне “Сугыш башланган” дигән хәбәр килеп ирешә. Михаил Берлинга кадәр барып җиткеп орден – медальләр тагып туган якларга кайта. Бер күрүдән гашыйк булган авыл кызы Елизавета белән 1946 елда гаилә корып җибәрәләр. “Ирем бик акыллы, бик тәртипле иде. Читтән торып Казандагы педагогия институтын тәмамлады, Хорновар – Шигали урта мәктәбендә балаларга физика – математика фәнен укытты. Гомере генә кыска булды шул.Илле яшенә дә җитә алмады, вафат булды. Алты балабыз туды. Бүгенге көндә 18 оныгым һәм 35 оныкчыгым бар.
Ходайга шөкер, мин бик бәхетле әби”, - ди ул бераз көлемсерәп. Елизавета ханым педагогия училищесын тәмамлап үзе дә мәктәптә эшләгән, башлангыч сыйныфларны укыткан. Тормышлар үзгәреп киткәч почтальон хезмәтен дә үтәгән, колхоз эшеннән дә чирканып тормаган. Нинди генә эшкә алынса да гел мактау сүзләре генә ишеткән. Хезмәт ветеранының фидакарь хезмәтен әллә ничаклы грамоталар, рәхмәт хатлары дәлилли. “Сугыш башланган елның ноябрь, декабрь һәм январь айларында Тәтеш районында окоп казыдык. Кыш бик салкын булды. Кайчакларда температура 40 градуска кадәр төште. Аннан соң Кайбыч районына урман кисәргә алып киттеләр. Ул нужаларны онытырга мөмкин түгел”, - ди ветеран. Безнең килүебез аның нәкъ туган көненә туры килде. Махсус уйланылган диярсең. Елизавета ханымга 96 яшь икән. Туган тумачалары, якыннары бәйрәм өстәле артына җыелган. Крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Ильмир Мәхмутов тыл ветеранына чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды, аңа нык сәламәтлек, алдагы тормышында да якыннары арасында бүгенгедәй матур яшәвен теләде. Шушы ук авылда гомер итүче Анна Ивановага да быелның июль ахырында 95 яшь тула икән. Авылга җиңү яулап кайткан ире Петр белән 1946 елда кушылганнар. Ике балалары булган. “Нибары биш ел гына бергә яшәп калдык. Сугыш михнәтләре үзен сиздерде, могаен. Балаларны үземә үстерергә туры килде. Колхоз эшеннән кайтып кермәдем. Сыерлар саудым, дуңгызлар, сарыклар, атлар карадым. Сугыш чорындагы авыр хезмәт чыныктырды безне”,- ди Анна әби. Ильмир Мәхмутов хезмәт ветеранының тормыш шартлары белән кызыксынды, әниләре белән бергә гомер итүче кызы һәм киявенә шулай тигезлектә, әниләрен хөрмәт итеп яшәүләрен теләде. Әлбәттә инде, якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк алу аның күңеленә беркадәр дәрәҗәдә булса да шатлыклы хисләр өстәде. Авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин да ул чор өлкәннәре һәрчак игътибар үзәгендә торуларын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев